Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яӊадан 9 кеше короновирус белән авырта башлаган

4 очрак Казанда, 3 - Яр Чаллыда, 1- Әлмәттә, 1- Биектау районында. Аларныӊ икесе чит илдән кайткан булган, ә 7се алар белән якыннан аралашкан кешелә

Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова үзенеӊ журналистлар өчен үткәрә торган очрашуында бүген Татарстанда яӊадан 9 кеше короновирус белән авырта башлаганын әйтте. 4 очрак Казанда, 3 - Яр Чаллыда, 1- Әлмәттә, 1- Биектау районында. Аларныӊ икесе чит илдән кайткан булган, ә 7се алар белән якыннан аралашкан кешеләр.

Бу афәт башланганнан бирле Республикада 50 кешегә короновирус диагнозы куелган. Шуныӊ: Казаннан -35е, Яр Чаллыдан- 5се, Питрәч -2, Биектау – 2, Яшел үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт районнарыннан берәр авыру. Шулай ук Пермь өлкәсеннән килгән бер авыру бар, ул Казанда дәвалана. 9 апрель көнне хастаханәдән 4 кеше тазарып, өенә чыгарылган, гомуми алганда бу вирус тарала башлаганнан соӊ 14 кеше сәламәтләнгән.

Һәркемне сак булырга чакырабыз, чөнки безнеӊ белән чиктәш Арча районында да бер очрак теркәлгән, Биектауда булган очрак турында инде язган идек.

Фото: Абдул Фархан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция