Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңалык! Балтачта “больничный”ны электрон формада кайчан бирә башларлар?!

Теге яки бу авыру белән чирләп, хезмәттән вакытлыча азат ителгән затларга 2018 елның 1 апреленнән “больничный” белешмәсе электрон рәвештә бирелә башлый.

2017 елның 1 июленнән Россиядә “больничный”ны электрон формада бирә башладылар. Әлеге яңалык медицина учреждениеләре хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләрнең бухгалтерия эшчәнлеген тизләтә. Бу - пациентлар өчен дә уңайлы: табибны көтеп чират торасы, имзалар җыясы юк. 2018 ел эчендә республиканың барлык поликлиника-хастаханәләре әлеге режимга күчеп бетәргә тиеш. Шуннан соң гражданнарның күп өлеше электрон “больничный” алу хокукына ия булачак.

Яңа төр “больничный”ның эш схемасы түбәндәгечә:
Табиб хезмәткәргә хезмәткә вакытлыча яраксызлыгы турындагы белешмә тутырылу турында талон бирә. Ул аны эш бирүчегә тәкъдим итә һәм гариза язып, шунда электрон “больничный”ның номерын күрсәтә. Шуннан соң хисапчы аны социаль иминиятләштерү фонды системасыннан кереп ала. Хисапчы бу эштә үзе күнеккән система белән дә, шулай ук социаль иминиятләштерү фонды тәкъдим иткән системадан да бушлай куллана ала.

Бүген Татарстанда уртача 1 млн 100 данә “больничный” кәгазь формада бирелә. Электрон белешмә белән эшләү турында 150 шәхси медицина оешмасы һәм 7200 иминиятләштерүче белән килешү төзелгән.

“Больничный”ның яңа төре республика дәвалау учреждениеләренә әкренләп кертелә. Шулай булуга карамастан, пациентлар яңалыкка ияләшкәнче, элеккечә, кәгазь белешмәләр бирү гамәлдән чыгарылмый. Законга бәйле рәвештә, пациент нинди белешмә кирәген үзе сайлый ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больничный