Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яман чирдән сакланыйк!

Дөньяда көн саен 7 мең кеше ВИЧ инфекциясен йоктыра. Хәзерге көндә безнең республикада 14424 очрак теркәлгән.

Безнең районда ВИЧ инфекцияле 3 кеше исәптә тора. Билгеле, бу сан даими үзгәреп тора. 2002нче елдан башлап илдә ВИЧ инфекциясен җенси юл аша йоктыручылар саны арта. Һәрбер ун очракның дүртесе хатын-кызларга туры килә, аларның яртысыннан артыгы саклану чараларыннан тыш җенси мөнәсәбәткә керә. Күпләр үзләренең чир ияртүләрен очраклы рәвештә, хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басканда яки операция алдыннан тикшеренү үткәндә беләләр. Стерилизацияләнмәгән медицина һәм башка әсбапларны уртак рәвештә, яки кабаттан кулланганда, ВИЧлы анадан балага йөкле вакытта, тудырганда яки имезгәндә күчәргә мөмкин. Ә нинди очракта ВИЧ кешедән кешегә күчми?
Кул биреп күрешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә, төчкергәндә, уртак савыт-сабадан ашаганда, хайван яки бөҗәк тешләгәндә. Шуңа күрә бәдрәф яки ванна бүлмәләреннән һичнинди шөһбәсез файдаланырга була.
Йомгаклап шуны искәртергә кирәк: һәрбер кеше ялгыш адымга барганда үзенең, якыннарының сәламәтлеге турында уйлансын иде. Иң мөһиме, яман чирдән сакланыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250