Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яман шеш белән авыручы хатын баласына әти-әни эзли. Кем ул?

Хәзер авыру үпкәдә метастазлар белән дүртенче стадиягә кадәр көчәйгән. Айгөл вакытының күп өлешен хосписта уздырса да, улы кечкенә Әмирне тәрбияләргә дә вакыт таба.

15 гыйнварда “Россия 1” телеканалында “Прямой эфир” тапшыруында Айгөл бу хакта үзе сөйләгән. “Иң башта миңа яман шеш диагнозы куйдылар. Күкрәкләрдә кечкенә шешләр барлыкка килгән иде, ләкин мин моңа артык игътибар итмәдем, чөнки эшли идем. Соңрак, шешләр күбәйгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Мине хастаханәгә Казанга җибәрделәр. Анда анализлар алдылар. Биопсия инде соң булуын, сөт бизен алдырырга кирәклеген күрсәтте, — дип сөйли Айгөл.

Айгөлнең туганнары юк, үлгәннән соң, улы балалар йортына эләгер, дип курка. Шуңа күрә хатын-кыз Әмир өчен әти-әни табарга булган.

Баланың әтисе Айгөлнең йөкле булуын белгәч, аборт ясавын таләп итә, әмма Айгөл каршы чыккач, алар аерылыша. Хәзер ир яңа гаилә тапкан, алар аның улы белән күрешүен тыя. Әти кеше спиртлы эчемлекләр белән дә мавыга һәм бу бәйлелектән котыла алмый. «ВКонтакте» социаль челтәрдә Айгөлнең төркеме бар. Анда һәркем ярдәм сүзләрен җиткерә һәм Әмиргә әти-әни эзләүдә ярдәм итә ала.

Фото:   https://vk.com/
Чыганак:  Tatar Today — татар яңалыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев