Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яркәева: Күрше киңәше белән коронавирустан препаратларны күпләп сатып алырга кирәкми

Хәзер республикада дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда коронавирустан өйдә дәвалану өчен даруларны ноябрь уртасында даруханәләрдә бирә башлаячаклар. Хәзер республикада дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

«Татарстан Республикасында дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла. Амбулатория шартларында пациентларны дару белән тәэмин итү тәртибе эшләнгән. Без ноябрь уртасында пациентлар өйдә коронавирустан дәвалану өчен препаратлар алуына өметләнәбез», — диде Фәридә Яркәева.

Аның сүзләренчә, Монополиягә каршы хезмәткә антибиотик, вируска каршы һәм канны сыегайта торган препаратларга бәя арттыруны булдырмас өчен күзәтергә йөкләнгән.

«Бу килешү нәтиҗә бирер һәм без Татарстанда даруларның яңа партиясен алырбыз дип өметләнәбез», — диде ул.

Искәртеп узабыз, Татарстан коронавирустан дәваланучы пациентларны бушлай дару белән тәэмин итүгә 146,8 миллион сум акча алачак. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия covid-19