Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшәү белән үлем арасында – 5 (фото)

Балтачта хәләкәткә очраган "Робинсон" RA-04181 вертолетын «Камаз»га төяп Казанга алып киттеләр.

Алдарак, 7нче сентябрь көнне, үлем белән тартышучы ханымга, РКБдан ашыгыч операция ясарга кайтучы Казан табибы утырган вертолет "Робинсон" RA-04181 каты утырыш ясаганы турында язган идек.
Бу хәл үзәк хастаханә белән Кече Лызи авылы арасындагы Ялтра урманы басуында булган иде. Менә, ниһаять 2 көн басуда «йоклаган» вертолетны «Камаз» машинасына салып, Казанга алып киттеләр.
Вертолетныӊ озын винтларын сүтеп алдылар, ә арттагы кыска винты, җиргә тиеп очып чыккан һәм вертолетның арткы корпусын җимергән. Моны алдагы көнне авиация һәм Тикшерү комитетыннан белгечләр килеп, урында килеш өйрәнделәр. Алар әле нинди дә булса нәтиҗә чыгарырга иртәрәк, әмма очучыныӊ осталыгы булмаса, зур фаҗига килеп чыккан булыр иде, дигән фикерне белдергәннәр. Вертолетныӊ алгы тәрәзәсе кырыеннан ватылган, җиргә утыра торган «аяклары» деформациягә дучар булган. Өзелгән арткы винт үзе дә эшкә яраксыз.

Кичә «Ми-8» вертолеты алып киткән кыйналган ханымны Казан хастаханәсенә исән-сау илтеп җиткергәннәр, табиблар аныӊ хәлен һаман «стабиль авыр» дип, бәялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250