Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшь кенә булса да...

“Медицина хемәткәрләре хәзер алгы сафларда, алар республикабызда кешеләрнең сәламәтлеген саклый... Без аларга рәхмәтле булырга тиеш!” – ди Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов.

Кариле амбулаториясе педиатры Раилә Гарифуллина да шундыйлардан.

Раиләне әлек мәктәп һәм студент елларында гел сәхнәдә күреп ияләнгән без. Сәхнәдә үзен иркен тотуы, үз роленә чын күңеле белән кереп уйнавы, анда булган сәхнә сәләтен күреп, күпләр артист булыр бу диләр иде. Ләкин ул медицина өлкәсен сайлады һәм ялгышмагандыр диясем килә.

Өйдә торып та, кинәт кенә оныкларым йөткерә башлады, суык тидерделәр. Раиләгә мөрәҗәгать иттек. Беренче тапкыр балаларны караганда ук, “Сөбханалла” диеп тордым. Аның балаларга ягымлы итеп дәшүе, ихласлыгы, әле яшь  кенә булса да белемле булуына куандык. Карады, дарулар, киңәшләр бирде. Һәм иң куандырганы – һәр көн кич белән өйгә килеп үпкәләрен тыңлады, температураларын үлчәде, кичке уколларын да үзе кадады. 

Районыбызда мондый белгечләрнең булуы куандыра. Әле Раиләнең дә профессиональ өлкәдә бик күп өйрәнәсе, практика туплыйсы бар. Ләкин еллар үткән саен да аның ихласлыгы, мөләемлеге, үз эшенә таләпчәнлеге шушы югарылыкта калсын иде. 

                                                                                                                       Халисә Гильмуллина

Пүскән авылы

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев