Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшәрергә тоз ярдәм итә!

Бер аш кашыгы тозны бер литр кайнар суга салып болгатыгыз. Битегезгә һәм муеныгызга майлы крем сөртеп, тозлы суда чылатылган сөлгене 10 минутка йөзегезгә ябып торыгыз.

Бер аш кашыгы тозны бер литр кайнар суга салып болгатыгыз. Битегезгә һәм муеныгызга майлы крем сөртеп, тозлы суда чылатылган сөлгене 10 минутка йөзегезгә ябып торыгыз. Соңыннан битегезне салкын су белән юыгыз. Тоз компресслары матурлыкны кайтарырга ярдәм итә, картайган бит тиресенә яңа сулыш өрә.

Тозны табага салып, 50-70 градуска кадәр кыздырыгыз. Тукымадан ясалган кечкенә капчыкка кайнар килеш салып, аны муенга, ияк тирәләренә куеп, компрессны 10 минут тотыгыз. Икенче иякне бетерү өчен – менә дигән алым.

Бер кашык диңгез тозын җылы суда эретегез. Эремәне сеңеп беткәнче акрын гына битегезгә ышкыгыз. Мондый процедуралардан бит тиресе шомарып кала.

Битне чистарту өчен тозлы ванналар әзерләгез. Бер аш кашыгы диңгез тозын кечкенә киндер капчыкка салыгыз да, астына табак куеп, аңа башта – кайнар, соңыннан салкын су салыгыз. 35-38 градуслы бер литрга якын эремә килеп чыгарга тиеш. Шул тозлы эремәгә 10-15 секундка битегезне тыгып торыгыз, башны күтәреп, тын алыгыз да тагын шулай кабатлагыз. Процедура 10 минут барырга тиеш.

Табиб белән киӊәшләшү кирәк.

Интернет битләреннән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тоз