Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әйдә киттек, ял итәргә. Кайда? (+фоторепортаж)

Соңгы вакытларда райондашларыбыз сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә

“Сабантуй” ял паркы гадәти эш көннәрендә дә кешесез тормый. Уку һәм эш сәгатьләре тәмамлану белән спорт сөючеләр, ял итәргә теләүчеләр бирегә юл ала, чөнки саф урман һавасы тәннәргә генә түгел, җаннарга да дәва булып тора. 
Мәсәлән, Рушания Камалова, Әлфәт Газизов, Марат Сөләйманов скандинавча йөрергә яратса, Ләйсән һәм Азат Әхмәдуллиннар, Рамил Хафизов нарат посадкасы буйлап саф һава сулап йөгерергә күнеккән. Ринат Зарипов исә спорт йөрүен үз итә. Гадел Нәкыйпов белән Нургаян Гәрәев парк буйлап саф һавада йөрүне көндәлек режимга керткән. Алар белән бергә паркка килгән Нургаян Гәрәевның улы Наил исә роликлы тимераякларда йөри. 
Вакытны ничек үткәрергә белми телевизор алдында ялкауланып яткан балтачлыларга бер генә киңәш, “Сабантуй” ял паркына рәхим итегез, саф һава сулап, ял итеп кайтырсыз.

Рифат Зарипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял паркы