Йокы аралаш сөйләшү һәм көлүгә сак карарга кирәк
Кайвакыт тәмләп йоклап яткан кешенең сүзләр әйтеп куюын, көлеп яки елап җибәрүен ишетергә туры килә. Җайлап кына сорау бирсәң, уянмаган килеш җавап та бирә әле. Хикмәт нидә икән?
Табиблар әйтүенчә, өлкән кешеләрнең – егермедән берсе, ә балаларның һәр икенчесе диярлек йоклаганда сөйләшә. Бу күренеш фәнни телдә сомнилковия дип атала һәм күп очракта нәселдән килә. Мондый феномен җентекләп өйрәнелмәгән әле. Шулай да галимнәр аны күптән түгел генә кичерелгән стресска бәйле дип саный. Стресс тискәре генә түгел, бик көчле уңай кичерешләр аркасында да була ала.
Кеше, гадәттә, тирән булмаган акрын йокы вакытында сөйләшә. Яңа гына йоклап киткәч мыгырданып, бераздан тынып калса, борчылырга урын юк. Йокының тиз фазасында, төш күргәндә сөйләшүчеләр дә бар. Ул чакта аның күз алмалары йөгерешә, үзе торып басарга, кулларын селтәргә, сорауга җавап бирергә мөмкин. Сүзләрен ачык итеп әйтә. Карап торганда куркыныч тоелса да, сирәк-мирәк кенә булганда, бу күренеш сәламәтлеккә зыян китерми дип санала.
Кызганыч ки, йокы аралаш сөйләшүнең психик авыруларга бәйле очраклары да бар. Югарыда әйтелгән төреннән аермасы шунда: төннең бер үк вакытында кабатлана, сөйләгәндә уятсалар, кешенең ачуы чыга. Мондый хәл, мәсәлән, эпилепсия чире булган очракта күзәтелергә мөмкин. Гаилә әгъзаларыгызда, якыннарыгызда бу билгеләрне сизеп алсагыз, психоневрологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Төнлә сөйләшүче кешенең тагын астын юешләтү, лунатиклык, тешен шыгырдату, буылу өянәге, төкереге агу, куркыныч төшләр күрү кебек неврологик билгеләре булса да, табибка баруны сузып йөрергә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев