Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәк җылысын бирүчеләр

“Кечкенә чагымда кулымны авырттырдым һәм әни мине үзебезнең хастаханәгә алып китте. Андагы табибның миңа каты итеп эндәшүе, аннан куркып елавым һәм шул чакта үскәч, мин дә табиб булам, тик балалар миннән курыкмый торган табиб булачакмын дип үземә әйткәнем истә. Ул табибтан куркып калуым мине аннан соң да күп еллар озата барды әле”...

Педиатрлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан әлеге язма кайчан гына ишекләренә шакысаң да, йомшак тавышлары белән җавап биреп, нинди генә чакта да балага да, әнигә дә ярдәм итәрдәй сүзләр табып эшләүче ак халатлы гүзәл ханымнар Фәридә Галиуллина һәм Миләүшә Ганиева хакында.

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” повестен бик күпләрнең укыганы, андагы каһарманнарга гашыйк булганы бардыр. Аны укыганнан соң булачак һөнәрен сайлаучылар да байтактыр. Район үзәк хастаханәсенең балалар табибәсе Фәридә Галиуллина да әлеге әсәрдән Гөлшәһидә образына гашыйк булып, медицина юлыннан киткән. Кечкенә чагымда үземне дәвалаган табибә, бүгенге көндә инде балаларымның участок педиатры булып тора. Медицинага очраклы гына килеп эләгеп булмыйдыр дигән фикер күңелемдә күптән йөри иде һәм менә Фәридә Илгизовна белән аралашкан саен ул ныгыды. “Кечкенә чагымда кулымны авырттырдым һәм әни мине үзебезнең хастаханәгә алып китте. Андагы табибның миңа каты итеп эндәшүе, аннан куркып елавым һәм шул чакта үскәч, мин дә табиб булам, тик балалар миннән курыкмый торган табиб булачакмын дип үземә әйткәнем истә. Ул табибтан куркып калуым мине аннан соң да күп еллар озата барды әле”... Фәридә Илгизовнаның балачагында үзенә әйткән сүзләре чыннан да тормышка ашкан. Ул бик йомшак, итагатьле, күп белә торган табибә.

Чепья авылында туып, шунда үскән кыз әйтеп үткәнемчә кечкенәдән табибә булырга хыяллана. Мәктәптә дә бик яхшы укый ул һәм әти-әнисенең “анда укырга керергә бик авыр бит, бәлки укытучылыкка китәрсең”, дигән үгетләүләренә каршы килеп, балачак хыялын тормышка ашырып, Казан медицина институтына укырга керә. 1985 елда аны тәмамлап, хезмәт юлын туган авылы хастаханәсендә башлап җибәрә. “Чепьяда эшләгәндә участок бик зур иде, чөнки анда 14 авыл беркетелгән. Ул чакта табиблар җитмәү сәбәпле без балаларны гына түгел, зурларны да кабул иттек, дәваладык”, дип хезмәт юлының башлангыч чорын искә алды әңгәмәдәшем. 2001 елдан алып Фәридә Илгизовна Балтач хастаханәсендә эшли башлый. Шәфкать туташы Миләүшә Ганиева белән дистә елдан артык бергә эшләп, үз участокларындагы балаларга җылы караш, йомшак мөнәсәбәтләрен бүләк итәләр. Бу участокка беркетелгән балаларның әти-әниләре сүзләрем белән килешер – әлеге ак халатлы шәфкать ияләрен мин бербөтен итеп кабул итәм. Бер меңгә якын балалар белән эшләсәләр дә һәрчак, һәркайсын танып, исемнәре белән эндәшүләре, нинди генә очракта да сиңа ярдәмгә килүләре сокландырмый кала алмый. Эшләре кабинетларында утырып кечкенә пациентларны кабул итү белән генә чикләнми, яңа туган сабыйлар янына өйгә патронажга да баралар, балалар бакчасына барып медосмотр да үткәрәләр, чират буенча эштән соң да вызов булганда ашыгыч ярдәм бүлегендә кабул итәләр. Ничә буын балалар белән эшләгән Фәридә Илгизовнадан замананың үзгәргәне балалар сәламәтлегендә ничек чагыла дип сорамый кала алмадым. «Элек авырулар «запущенный» иде, ә хәзер тикшерүләр күптөрле, шуңа да вакытында диагноз куеп, дөрес юнәлештә дәва билгеләргә дә җайлырак. Шуны да искәртеп үтәсем килә, хәзер өченче, дүртенче балаларын алып кайтучы гаиләләр күп һәм бу бик сөендерә дә», диде әңгәмәдәшем.

Гел ак халаттан гына күреп ияләнгән Фәридә Илгизовна өендә кадерле хатын, хөрмәтле әни һәм яраткан әби. Тормыш иптәше Рифат абый белән дә Чепья таныштыра һәм кавыштыра аларны. Чепья мәктәбендә физика укытучысы булып эшләгән Яңгул егете белән 1988 елда гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике кызлары Гөлназ һәм Гүзәл туа. Бүген инде алар тормышта үз урыннарын тапканнар, тик берсе дә әнисе һөнәрен сайламаган, ә икътисадчылыкны якын иткәннәр. Фәридә Илгизовна белән Миләүшә апаны бербөтен итеп кабул итәм дигән идем бит, аларның уртак яклары да бар булып чыкты. Миләүшә апаның да ике кыз – Гүзәл һәм Гөлназ. “Соснада тудым, шунда чишмә суларын эчеп үстем, шунда яшим”, дип елмайды Миләүшә апа сораулы карашымны күреп. Кечкенәдән фельдшерның ак халатына, пункттан килгән тәмле искә гашыйк булган Миләүшә апа да менә инде 30 ел яраткан хезмәтенә тугърылык саклап эшли. Кызларында үзенең дәвамчыларын күрергә тели ул, тик һәркемгә дә медицина юнәлешендә эшләү бирелмәгән шул. Гүзәл белән Гөлназ үзләре яраткан һөнәрне сайлап, шул юнәлештә уңышлы эшлиләр.

“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда”... Бу сүзләр бүгенге язмам геройларына Фәридә Илгизовна һәм Миләүшә апага бик туры киләләр. Үзләре әни булудан тыш, алар әле тагын меңләгән балаларны кайгыртып яшәүче шәхесләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев