Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөткергәннән йомыркалы катнашма — 3 сәгатьтә аякка бастыра

Бу катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина дарулары да да бер читтә торсын!

Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә табигый әйберләр ята. Тиз арада терелергә кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал кашыгының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.

Балагыз ютәлли башласа, даруханәгә йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез!

Алдан табаб белән киңәшләшү мөһим.

БАРЫСЫН ДА БЕЛЕРГӘ ТЕЛИМ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы йөткерү