Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Юл бәясе кире кайта

ТР Министрлар Кабинетының агымдагы елның 9нчы октябрендә кабул ителгән карары нигезендә, гемодиализ һәм онкология белән авыручыларга республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренә барып дәваланган өчен юл акчасы компенсация буларак кире кайтарыла.

Бу акчалар кирәкле документларны тапшырган очракта 13нче номерлы филиал (компенсацияләрне кире кайтару бүлеге) аша исәпләнә. Моның өчен түбәндәге документлар булу шарт: җәмәгать транспортында йөргән билет (ләкин монда такси хезмәте һәм шәһәр эчендәге транспорт керми), дәваланырга барган учреждениедән белешмә, гаиләнең 3 айлык кереме турында белешмә, паспорт. Шуны искәртеп узарга кирәк, компенсация билгеләнә һәм түләнә, әгәр гаиләнең кереме бер кеше башына исәпләнгән яшәү минимумының икеләтә зурлыгыннан ким булса (бүгенге көндә Татарстанда кабул ителгән яшәү минимумы бер кеше башына 6020 сум, икеләтә зурлыгы 12 мең 40 сум була).

Әгәр дә сезнең быелның ел башыннан андый җиргә барып та, билетларыгыз сакланмаган икән, сез декабрьгә кадәр 13нче номерлы филиалга мөрәҗәгать итеп, компенсация ала аласыз. Бу очракта Балтач - Казан арасының бәясе норматив буенча түләнә. Тапшырылган документларны гражданин 6 айдан 6 айга яңартып торырга һәм 6 ай эчендә дәвалануга йөргән билетларын да алып килеп бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250