Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Юлламалар

Район социаль яклау бүлеге билгеле бер даирә кешеләренә ташламалы рәвештә республика шифаханәләренә барырга теләүчеләр өчен юлламалар рәсмиләштерүдә социаль ярдәм күрсәтә.

Бу мөмкинлеккә түбәндәге гражданнар ия :
- федераль ташламага ия булмаган пенсионерлар (5-25 процентка кадәр юллама бәясен түлисе);
- бюджет системасында хезмәт куючы эшчеләр (юлламалар профсоюз комитетлары аша хәл ителеп, 10-50 процентка кадәр юллама бәясен түлисе).
Юллама бәяләре уртача гаилә кеременнән чыгып билгеләнә.
Ә федераль ташламаларга ия булучыларга (Пенсия фонды аркылы ЕДВ алучыларга) һәм аз керемле гаилә балаларына шифаханәләргә юлламалар бушлай бирелә. Федераль ташламаларга ия булучы инвалидларга, сугыш инвалидларына һәм Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышларында катнашканнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына, Чернобыль һәлакәте корбаннарына шифаханәләргә юллама алу «соцпакет» белән бәйле. Әгәр дә юллама өлешен акчалата алсалар (89 сум 46 тиен), алар бушлай юллама алу мөмкинлеген югалталар. Гражданнар елга бер тапкыр Пенсия фондына барып, 1 нче октябрьгә кадәр фикерләрен үзгәртә алалар. Әгәр дә «соцпакет»ның юллама өлешен акчалата алмасалар, чиратка басу өчен, социаль яклау бүлегенә килеп гариза язулары кирәк. Моның өчен паспорт, СНИЛС, инвалидлык таныклыгының яки башка төр таныклыкларның күчермәләре һәм юллама алу өчен район үзәк хастаханәсеннән белешмә кирәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-40-60; 2-45-94.
Район социаль яклау бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250