Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Юлыгызга ак чәчәкләр үссен!

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Халыкның бик төгәл һәм кирәкле кыйммәтле сүзедер! Тик сәламәтлекне саклау күп төрле шартларга бәйле. Шуңа да без бәндәләр шәфкать ияләре табиблар ярдәменә мохтаҗ. Аларга барчабыздан рәхмәтебезне ирештерәсе килә. Авылларда аерым медицина пунктларында эшләүчеләргә – иң-иң катлаулы хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтүчеләргә без гомеребез буе бурычлы. Әйтик, Карадуганда өч дистә ел буе хезмәт күрсәтүче Зәкиева Фәридәнең бер тәүлектә кулыннан (йөрәгеннән) үткән хезмәтләре генә дә сокланырлык! Монда дөрес аңлыйк әле – Фәридәнең тәвәккәл һәм шифалы ярдәме турында сүз бара. Һәр туган яңа кеше – баладан башлап, өлкәнен мәңгелеккә күчкәнче безне – авылның һәр кешесен үз организмы кебек белә һәм саклау чарасын күрә. Без Фәридәне туганда ук шәфкать туташы булып туган дип әйтәбез. Авылыбызның иң-иң кирәкле һәм мактаулы кешесе!

Фәридәбез Балтач районы һәм республикабыз буенча шәфкать туташлары арасында сәламәт яшәү рәвешен саклаучы буларак күп мәртәбә мактаулы исемнәргә лаек булды. Авыллардагы ашыгыч ярдәм пунктларында эшләүчеләргә яңа елда яңа уңышлар, саулык телибез.

Безнең район үзәгендәге хастаханә табибларының хезмәтенә дә сокланырлык! Массаж кабинетында Гөлсинә ханым нык куллары белән эшләгәндә аның кесә телефоны нәфис тавыш белән шигырь сөйләп тора, ягъни авыруга рухи көч өсти, аның өстәлендә шигырь китаплары күп, уку өчен биреп тә җибәрә. Сәламәт яшәү өчен кеше күңеле рухи бай булырга тиеш иәнен белүенә сокландым.

Районда Рүзәл исемле ир-егетләр күбәюенә гаҗәпләнә идем, аның үзен, хастаханәдәге хезмәтен күргәч, авыруларның хөрмәтенең дөреслегенә ышандым. Мин аны УЗИ дигән тикшерү аппаратында эшләгәндә күрдем. Рүзәл әфәнде Камалиевның фикере һәм киңәшләрен, ул җиткергән нәтиҗәне авырулар күңел түрендә саклыйлар, рәхмәтләрен җиткерәләр.

Ә инде хастаханә этажлары арасында ике басманы бер итеп йөгерә-чаба палаталардагы авыру янына ашыгучы Камил әфәнде Низамиев турында язып-бетереп булмас. Камил Вәкилович 1985 елда махсус югары белем алып кайтканнан бүгенгәчә Балтачның үзәк хастаханәсендә эшли. Һәр дәвасының уңай нәтиҗәсен – авыруның сәламәтлеге яхшыруын белгәнче җаны тынычланмый аның. Мин 2017 елның декабрендә терапия бүлегендә ятып дәваландым. Миңа «... бу яшегездә үзегезне йөртә алгач әйбәт ич инде» дисәләр дә куаныр идем. Әмма ул сүзне әйтмичә генә Камил Вәкилович күрсәтмәләре белән дәваладылар: массажы да, дарулары да килеште. Картлыкка бирешмәскә ярдәмнәре өчен мин чын күңелемнән рәхмәтле. Безнең Балтач хастаханәсенең барлык бүлекләрендә дә авыруларга игътибар һәм ихтирам тиешенчә икәнен күреп куандым. Дөнья матур дөнья киң – яшик әле бу җирдә!

Барча ак халатлы, саф күңелле табибларыбызга яшәү шатлыгы, саулык, бәхет теләп, рәхмәтем белән 

Мәдинә Зыятдинова

Карадуган авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар