Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөз генә вакцина калды, дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән

Кышка аяк басабыз. Кискен салкынаюны организм авыр кичерә. Димәк, салкын тиеп авырулар һәм грипп сагалый, дигән сүз.

Шул уңайдан район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы профилактик чаралар бара. Гриппка каршы 2000 доза "Гриппол плюс" вакцинасы кайтартылган. "Бүгенге көнгә аның 1900е ясалды инде, калганнарын октябрь азагына кадәр ясап бетерү бурычы куелды.
17 яшькә кадәрге укучыларга, балалар бакчасына йөрүче сабыйларга вакцинация ата-аналарының язмача рөхсәте белән ясалырга, аңа кадәр медицина тикшерүе үткәрелергә тиеш. Әгәр бала әлегә авырып торса, сәламәтләнеп ике атна үткәч, бу прививканы ясатырга мөмкин.
Аллергия реакциясе булган һәм тавык аксымын кабул итә алмаган кешеләргә вакцинация ясау киңәш ителми. Балалар бакчасына йөрмәүче алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына мөрәҗәгать итә ала. Прививка бушлай ясала.
Грипп үзе түгел, ә ул китергән өзлегүләр куркыныч. Әгәр вакцина ясалып та салкын тия кала икән, организм авыруны җиңелчә генә кичерә. Әлегә кадәр вакцинацияләү нәтиҗәсендә бер өзлегү очрагы да теркәлмәде, ди районың баш педиатры Гөлнара Шәйхиева.
Фото: http://detkivkletke.ru/vaktsinatsiya-detey-za-ili-protiv/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250