Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Үзебез бит прививкаларны вакытында ясатып үстек”

Европа иммунизация атналыгы (ЕНИ) - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап апрель аенда уздырыла.

Аның төп максаты - республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату кирәклеген аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.
Иммунизация - сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур казанышларның берсе. Прививка ясауның төп максаты - авыруга каршы иммунитет булдыру. Нәтиҗәдә организмда теге яки бу авыруга каршы ак кан тәнчекләре ярала. Алар микробларны юк итә яисә көчсезләндерә.
Безнең илдә профилактик прививкалар календаре гамәлдә. Календарь исемлегенә йогышлы 12 төр авыруга каршы прививкалар кертелгән. Алар арасында В гепатиты, туберкулез, бума ютәл, полиомиелит, дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, кызамык, эпидемик паротит, кызылча, грипп, гемофиль инфекция һәм пневмококк инфекциясе бар.
Эпидемик күрсәткечләр буенча, профилактик прививкалар гражданнарга йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычы янаганда, хезмәтләре инфекцион авырулар йоктыру ихтималы белән бәйле кешеләргә (терлек чалу, терлек карау, урман эшләре), йогышлы авырулар таралган төбәкләр һәм илләргә (Африка, Таиланд, Һиндстан һәм башкалар) барганда ясала.
1998 елдан яңа закон нигезендә әти-әниләр балаларына прививка ясатуны үзләре сайлый ала. Шул вакыттан бу процедураның бигрәк тә яшь организм өчен мөһимлеген ахыргача аңламаганнар арасында аннан баш тартучылар да барлыкка килде. Моны төрлечә аңлаталар. Әти-әнинең күбесе вакцина балага зыян сала, дип курка. Шуны онытмаска кирэк, без барыбыз да үз вакытында прививка алып үскән кешеләр, бары тик шул алган прививкалар гына безне күп кенә йогышлы авырулардан саклап калгандыр да. Ә нигә без үзебезнең балаларны сакламыйбыз соң? Нигә балаларыбызны куркыныч астына куябыз. Аларның бит әле күпме кешеләр белән аралашасылары, без ишетеп тә белмәгән илләргә барасылары бар.
Истә тотыйк! Йогышлы авыруларны соңыннан дәвалауга караганда йоктырмау чарасын күрү җиңелрәк. Теләсә нинди прививка да авыруга караганда йөз тапкыр куркынычсызрак!
Ата-аналарның әлеге мөһим процедурадан баш тартуы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Флера Камалова,
район үзәк хастаханәсенең
табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.
Фото: mb.vbglenobl.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250