Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзебезнеке кебек

Безнең районда халыкны социаль яклау торышы канәгатьләнерлек. «Наз» тернәкләндерү үзәген генә алыйк.

Бу үзәк сәләтле кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бирегә үзләренең сәламәтлекләрен ныгытырга икешәр мәртәбә килүчеләр дә бар. «Наз»ның эшчәнлеге турында, анда эшләүче хезмәткәрләрнең намуслы, тырыш хезмәт итүләре турында матбугат битләрендә әледән-әле яктыртылып тора.
Социаль хезмәткәрләр Ленара Гарәфетдинова һәм Халидә Шиһабетдиновалар алты ел инде безгә социаль хезмәт күрсәтәләр, аларның эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Икесе дә бик мәрхәмәтле, ипле һәм әдәпле, шул ук вакытта игътибарлы да. Һәр үтенечне вакытында төгәл үтиләр, булсынга эшлиләр, алар безгә үз балаларыбыз кебек бик якын. Үз эшләренә чиксез бирелгән социаль хезмәткәрләрнең эшләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар телибез, хәер-догада торабыз. Алар социаль яклау бүлегенең горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250