Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзгәрешләр... Өлкәннәр файдасына

Россия Федерациясе Президенты  В.В. Путин 2019-2024 елларга куйган бурычлар һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылган “Милли проектлар” нигезендә июль аеннан башлап гамәлгә ашырыла башлаган приказлар белән район халкын таныштырып үтәбез.

Беренчесе – сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хезмәт,  социаль яклау министрлыгы тарафыннан чыгарылган приказ нигезендә (РФ һәм ТР приказлары) сентябрь аеннан башлап, авылларда яшәүче, 65 яшьтән өлкән булган гражданнарны сәламәтлек саклау оешмаларына өйләреннән, яшәгән авылларыннан китереп кую турында. Август аенда Татарстан республикасының барлык районнарына автомобильләр бирү каралган. Бу автомобильләр районның социаль яклау бүлеге карамагынатапшырылып, шофер һәм социаль хезмәткәрдән кала, тагын 4 кеше сыйдырышлы булырга тиеш. Бу алдан төзелгән, авыл фельдшерларыннан алынган список – графиклар нигезендә, 65 яшьтән  узган гражданнарны, хастаханәләргә  авылларыннан алып килү өчен куелган автомашина булачак.

Авыллардан район  үзәк хастаханәсенә, Чепья, Кариле, Яңгул врачлык  амбулаторияләренә, үз участок табибларына гражданнарның диспансеризация үтү,  хроник авыруларның диспансер күренүе, флюорография,  маммография үтү  максатлары каралган. Бу приказ буенча, беренче  чиратта, 65 яшьтән  узган ялгыз яшәүче, туганнары булмаган, йөрү һәм физик мөмкинлекләре чикләгән гражданнар  списокка кертелде. Автомашинада шулай ук 4 урынның берсе коляскалы хәрәкәтләнү  мөмкинлеге чикләнгән гражданнар өчен каралган.Автомашина бирелгәннән соң, көнгә 2-3 рейс ясалып, сентябрь башыннан әлеге приказ буенча эш башланыр дип уйлыйбыз.

Чулпан Мөхәммәтгалиева

Балтач үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев