Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзәк хастаханәгә ашыгыч операция ясарга табиб алып кайтучы вертолет каты утырыш ясаган

Бүген көндезге 12 тирәсендә, алдарак хәбәр ителгән, үлем белән тартышучы ханымга, РКБдан ашыгыч операция ясарга кайтучы Казан табибы утырган вертолет - "Робинсон" R-44 каты утырыш ясаган. Бу хәл үзәк хастаханә белән Кече Лызи авылы арасындагы басуда күзәтелә.

Әлеге гадәттән тыш хәл вертолетның авыш җиргә утыра башлавы сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.
Җәһәт рәвештә, килеп туган хәлне тикшерү өчен, каладан икенче вертолет килеп җитә. Әйтеп ышанмаслык хәл - монысы да шул ук хатаны кабатлап аздан гына икенче хәлакәт булмый кала.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вертолетның арткы винты очып чыккан һәм вертолетның корпусын җимергән. Бәхеткә каршы, беркем дә зыян күрмәгән.
Фото: http://matbugat.ru/news/?id=12545
Охшаш материаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250