Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзәк хастаханә баш табибына карата эш ачылган. Ни өчен?

Район прокуратурасы районда яшәүчеләрнең Арча үзәк хастаханәсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе бозылу турындагы мөрәҗәгатьләрен тикшерде. Законнарның бозылуын ачыкланган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, районда яшәүче хатын-кыз 2020 елның апрелендә эшкә сәләтсез гражданинның аныкланган диагнозы турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Әмма әлеге мөрәҗәгатькә закон билгеләгән 30 көнлек срокта җавап җибәрелми.

Әлеге эшкә сәләтсез гражданин – бала вакыттан 1 төркем инвалид, 2019 елның июлендә социаль файдалану фондыннан найм килешүе буенча торак алуга хокуклы инвалидлар исемлегенә кертелгән булган. 2020 елның гыйнваренда Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан торак алу өчен субсидия алу реестрына кертелүе турында хат килә.

Шулай итеп, авыру диагнозы турында белешмә ала алмау гражданинның 2020 елда торак субсидия алуга хокукы бозылуга китерә.

Моннан тыш районның тагын өч кешесе язмача мөрәҗәгатьләренә закон билгеләгән 30 көнлек срокта җавап ала алмыйлар.

Закон буенча дәүләт, җирле үзидарә органнарына яки дәүләт хезмәтендәге кешегә килгән язмача мөрәҗәгать аны теркәгәннән соң 30 көн эчендә каралырга тиеш.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча Арча үзәк хастаханәсе баш табибына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.59нчы маддәсе (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе бозылу) буенча эш кузгатты. Шулай ук югарыда әйтелгән законны бозуларны бетерү турында гариза кертелде.

Прокурор реакциясе актлары карау хәлендә.

Динар Низамов,

Арча район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstanda-zk-khastakhan-bash-tabibyna-karata-esh-achylgan-ni-chen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев