Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнән алган тәэсирләр. Ихластан сөенделәр

"22нче декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә районның мөмкинлекләре чикле һәм тәрбиягә алынган балалары өчен үткәрелгән Яңа ел бәйрәменнән алган матур кичерешләрне әле дә сагынып искә алабыз.

Безнең мондый чарага беренче тапкыр килүебез иде. Андагы бәйрәм атмосферасы, оештыручыларның ихласлыгы, шул сабыйларның күңелләрен күреп, чын йөрәктән тырышулары без, балаларның әти-әниләре һәм әбиләре өчен дә зур сөенеч булды. Клоуннар коляскалы яки йөри алмаучы балалар янына килеп махсус уеннар оештырып йөрделәр.
Казаннан килгән артистларның тамашалары да искиткеч булды. Бу бәйрәмдә бер бала да игътибарсыз калмагандыр, диясем килә. Безнең балаларыбызны шулай сөендергәннәре өчен район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт хисләрен белдерәбез", - дип хәбәр итте Балтач бистәсеннән Ясминә исемле кызчыкның әбисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250