Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салкында мәктәпкә барабызмы

Редакциябезгә кышкы температураныӊ бик нык төшүе һәм салкын булу сәбәпле, балалар нинди температура булганда укырга бармый алалар, дип шалтыратучылар бар.

Бүгенге көндә СанПиН нормативлары нигезендә:
  • урамда -25°С булганда авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелми;
  • -27°С булганда шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен дәресләр булмаска тиеш;
  • -30°С һәм аннан да түбән температура булганда 1 дән алып 11 сыйныйфка кадәр укулар алып барылмый.
Бу нормативларга нигезләнеп Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгыныӊ чыгарган приказы бар. Балалар мәктәпкә килгән очракта, аларныӊ сыйныфта саны ким булса да, укытучылар алар белән өстәмә шөгельләнергә һәм кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиешләр.

Шунысы кызык, балалар бакчалары нинди генә һава торышы булса да, эшләргә һәм тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә бурычлы. Нормативларны уйлап, гамәлгә кертүчеләр, бакчага йөрүче нәниләр, зурларга караганда чыдамлырак, дип фикер йөрткәннәрдер. Әмма монда да аерым чикләүләр бар.
СанПиН 2.4.1.1249-03 нормативлары нигезендә:
  • -15°С салкын һәм җилнеӊ тизлеге секундка 7 метрдан артса, балалрныӊ урамда йөрү вакытлары киметелергә тиеш.
  • -15°С салкын һәм җил тизлеге секундка15 метрдан артса, 4 яшьлек балаларны,
  • -20°С салкын һәм җил тизлеге секундка15 метрдан артса, 5-7 яшьлек балаларны урамда йөрергә алып чыгарга тиеш түгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250