1 апрельдән чисталык икеайлыгы башлана
1 апрельдән Татарстанда әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру буенча икеайлык башлана
Кыштан соң, традицион төстә, әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру максаты белән өмәләр, икеайлыклар үткәрелә. Быел икеайлык 1 апрельдән старт ала. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский белән "Ачыктан-ачык сөйләшү" программасы барышында ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр итте.
Министр әлеге эшнең барлык министрлык һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр тарафыннан үткәрелүен билгеләп узды. "Бу эш бик калыплашкан төстә уза. ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш мәйданчыкларын тикшерә, төзелеш урыныннан чыккан транспорт чисталыгы тикшерелә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан халык күпләп тупланган урыннарга игътибар бирелә. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт үзләренең контрольда тоту чаралары уздыра. Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ идарәсе "Чиста тәгәрмәчләр" махсус операциясен үткәрә.
Министр әйтүенчә, хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләргә чыгып оештырылган киңәшмәләрдә эш планы, алымнары билгеләнә. "Икеайлык кысаларында, беренче чиратта, яр буе полосаларына, зиратларны, парк зоналарын чистартуга игътибар бирелә. Ике ай ул без билгеләгән рәсми дата, әйләнә-тирә мохитнең торышына карап, ул озайтылырга да мөмкин", - дип, министр Фәрит Абдулганиев, быел да, былтыргы кебек, Җиңү бәйрәменә урамнар тәртипкә китереләчәгенә, чисталык булачагына ышандырды.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев