Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

11яшьлек кыз - Татарстанның иң яшь чигүчесе

Самирә – Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы кызы. Әле 11 яшь кенә булуына карамастан, ул инде даны шактый еракларга таралган алтын куллы чигүче, Мамадышның Осталар гильдиясе әгъзасы. Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/11yashlek-kyz-tatarstanny-i-yash-chigchese

– Самирә, син Татарстанның иң яшь чигүчесе. Инә тотарга кем өйрәтте?  – Әнием. Аны да үз әнисе – әбием өйрәткән булган. Безнең нәселдә кул эшләре осталары шактый. Авылыбыз да, гомумән, уңганнары белән данлыклы. Барысы да әби сандыгыннан башланды. Андагы чиккән сөлгеләрне, кулъяулыкларны карарага бик ярата идем. Озаклап тотып утырып бизәкләрен күңелемә салдым бугай. Алар ерак әбиләремнең кул һәм күңел җылысын миңа кадәр китереп җиткергән. – Бакчага йөргәндә үк чигә башлагансың. Тиз өйрәндеңме? Бармагыңа инә кадап озак җәфаланмадыңмы? – Бик тә өйрәнәсем килә иде. Шуңа нык тырышкач, башта ук матур килеп чыкты. Аннары өйрәтеп-күрсәтеп торырга янымда әнием бар. “Өлкәннәрнеке кебек үк матур, булдырасың!” – дип мактап та торды. Юк, авыр булмады, күңелемә ошаган эшне эшлим бит. – Күбесенчә нәрсә чигәсең?  – Киемнәремне чигеп бизим. Андыйны кибеттән алып булмый, миндә генә була бит. Ләкин иң ошаганы милли бизәкләр төшереп, түбәтәй калфаклар чигү. Калфакларын да үзем тегәм. Кул белән, бәрхеттән. Аннары аларны гадәттә төрле сәйләннәр белән бизим. Алтын җепләр белән дә чигә беләм.
– Башка оста куллардан өйрәнәсеңме? Әллә инде син үзең дә остамы?  – Өйрәнәсе дә, өйрәнәсе әле. Мине Луиза Фәсхетдинова эшләре сокландыра. Аның түбәтәйләрен хәтта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та кия. Минем бик тә бу алтын куллы ападан осталык дәресләре аласым килә. Әлегә китаплардан, интернеттан өйрәнәм һәм түгәрәккә йөрим. – Сине Мамадышның Осталар гильдиясенә кабул итү ничек узды? – Грамотаны шәһәр көне бәйрәме алдыннан тапшырдылар. Анда бик күп өлкән апалар җыелган иде. Шуңа бик каушадым, дулкынландым. Югыйсә моңарчы да “Кирмән җыены-2019» , Сабантуйларда осталар шәһәрчекләрендә катнашканым бар иде.
– Чигүне гомерлек һөнәрең итәргә уйлыйсыңмы. Үскәч, кем булырга телисең? – Уйлап куйдым инде. Инглиз теле тәрҗемәчесе яки шул фән укытучысы буласым килә. Чигүне ташларга исәбем юк. Ул минем гомерлек мавыгуым булып калыр. – Самира үзең милли киемнәрне еш киясеңме?  – Миңа милли бизәкле киемнәр бик ошый. Ләкин аларны мәктәпкә киеп йөреп булмый бит. Шуңа көндәлек киемнәремә дә бизәк төшерәм дә, рәхәтләнеп горурланып, сөенеп киеп йөрим.
– Калфак чигүдән башка тагын нинди шөгыльләрең бар? – Замана биюләрен яратам, татарчага да биим, рәсем ясарга яратам.  ...Самирә бабасы, әти-әнисе һәм сеңелесе белән дус-тату гаиләдә бәхетле яши. Күптән түгел генә гаиләләре ишәйгән – Самирәнең тагын бер сеңелесе туган. Апа кешегә эш арткан. Бераз үсә төшкәч, сеңелләрен дә үзе генә белгән чигү серләренә төшердерер әле бу уңган кыз.  Иң гаҗәпләндергәне – Самирә калфаклардагы бизәкләрне сызып эз салып тормый. “Башта мин аларның ничек килеп чыгасын да белмим, кулым үзе чигә”, - ди ул, бар җиһанны яктыртырга теләгәндәй елмаеп. Аңлашыла, матурлык – аның күңелендә.

 

Евгения Шмелева, традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге мөхәррире.

http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/11yashlek-kyz-tatarstanny-i-yash-chigchese
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев