Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

16 яшең тулганмы?

Знче июль көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау (КДН) комиссиясе утырышында каралган эшләрнең бер өлешен 16 яше тулмаган малайларның олы юлларда скутер белән йөрүе аркасында аларга юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан төзелгән беркетмәләр тәшкил итте.

Комиссиягә, нигездә, «гаепле» егетләр әти-әниләре белән чакырулы иде. Аларга беренче очракка «кисәтү» ясалды, әгәр дә кабат «бәлага тару» очрагы күзәтелсә, штраф түләү янаячак дип кисәтелде.
Әти-әниләр иң элек балигъ булмаган баласының теләген тормышка ашырам дип, скутер яки мопед ише техникалар сатып алып биргәнче ныклап уйласын иде, чөнки балага төгәл 16 яшь тулганмы; юл йөрү кагыйдәләрен беләме; техника өчен тиешле документлар һәм шлем (яки каска) бармы. Әлеге шартлар тулысынча үтәлгәндә дә юлларда йөргәндә автотранспортларга һәм җәяүлеләргә игътибарлы булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250