Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

19 март – Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне!

19 март - Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне!

Хөрмәтле иптәшләр! 19 март һәммәбез өчен дә кадерле һәм күркәм бәйрәм - илебезнең хәрби Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.
Без гаять тә тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр, горур диңгезчеләр! Хәтта космонавт Юрий Гагарин да да безне югары бәяләп, атом-төш көймәсендә йөзүчеләр алдында баш иям, дигән. Районыбызда яшәүче диңгезчеләрнең барысы да диярлек атом-төш көймәсендә хезмәт иткән курку белмәс егетләр. Ил чикләрен иксез-чиксез хәтта төпсез зур су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, батырлык һәм горурлык та.

Бәйрәм белән сезне, мөхтәрәм райондашлар! Хезмәт иткән еллар хатирәсе чәчләребезгә ак төсләр булып уелып калса да, күңелләребез һәрчак көр, дөньяларыбыз тыныч, гаиләләребез имин булсын. Чикләребезне дошман үтеп кермәсен. Рәхәт яшик, дус булыйк. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормышлар, хәерле хезмәт көннәре телим. 19 март көнне, су асты көймәсендә хезмәт иткән батыр йөрәкле иптәшләрне, Казан юлы өстендәге һәйкәл янына диңгезчеләр флагын күтәрергә чакырып калам.

Наил Хөснетдинов,
җәмгыять рәисе.
Фото: playcast

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250