Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1нче апрель — көлке көне

Эх, бер пожар да чыкмый... Сугыш яки дөнья авырлыклары аркасында бик күп талантлы җитәкчеләргә урта белем алырга мөмкинлек булмаган. Менә сугышлар тәмам, исәннәр туган авылларына кайтканнар һәм кичке мәктәпләрдә белем алганнар. Бервакыт шулай кичке мәктәптә математикадан имтихан бара икән. Имтихан бирүчеләр арасында банк управляющие Рафаэль Абдуллин, киночелтәре директоры Мөбарәк Галиев,...

Эх, бер пожар да чыкмый...
Сугыш яки дөнья авырлыклары аркасында бик күп талантлы җитәкчеләргә урта белем алырга мөмкинлек булмаган. Менә сугышлар тәмам, исәннәр туган авылларына кайтканнар һәм кичке мәктәпләрдә белем алганнар. Бервакыт шулай кичке мәктәптә математикадан имтихан бара икән. Имтихан бирүчеләр арасында банк управляющие Рафаэль Абдуллин, киночелтәре директоры Мөбарәк Галиев, пожарный Ганиев (аны бер кеше дә исеме белән әйтми иде) һәм башкалар бар. Кайдагы кызу кеше, пожарный Ганиев мәсьәләне чишә генә алмый бит.
Тәмам алҗыгач, ул укытучы ишетерлек итеп әйтеп куя: «Эх, бер пожар да чыкмый бит». Әй, әгәр дә пожар чыкса, ул чыгып йөгерер иде дә, аңа билге дә куярлар кебек тоела.

Орда ни, Яңгулда ни...
Бик мәдәният җанлы Шәйди абый Шәрифуллин бик озак еллар культура бүлегендә шофер булып эшләде. (Ул чагында кино да культура бүлегенә карый). Шулай берчакны Шәйди абый кино Мөбарәк белән пожарный Ганиевны Ор авылы сабан туена (Шәйди абый Орныкы) алып бара. «ГАЗ-51» автомашинасы кузовына агач эскәмия куелган. Бик эссе матур көн. Сабан туе кунаклары дөнья хәлләре турында гәпләшеп баралар.
Шәйди абый гомергә машинаны кумады, тизлекне 30-40 километрдан арттырмады. Гаять кызу холыклы пожарный Ганиевны юлда бару ялыктыра башлый. Яңгулны чыгып Ор ягына тауга күтәрелгәндә пожарный Ганиев кабина түбәсенә шакып, туктарга куша. Моңа аптыраган кино Мөбарәк: «Иптәш Ганиев, Орга җитмәдек ич әле», дип әйтүгә, пожарный Ганиев тау кырыендагы хуҗалыкның мунчасына төртеп күрсәтә: «Әнә, күрәсеңме, мунчага терәп печән кибәне куйган, Ордагы «зәм-зәм суы» Яңгулда да бар ул» дип автомашинадан төшеп кала.

Ашыкмагыз, кабаланмагыз...
Моннан байтак еллар элек бик эссе көннәрнең берендә Алан авылында пожар дип, Балтачка хәбәр килә. (Автомашиналар юк. Депода берсе насос арбасына, берсе су мичкәсенә җигә торган 2 ат кына бар). Янгынчылар ашыга-пошыга атларны җигәләр. Шунда боларның каушаганын күргән пожарный Ганиев кычкыра икән: Ашыкмагыз, кабаланмагыз, җәйге пожар тиз генә сүнми ул... Чыннан да, җәйге пожар тиз генә сүнми, ул елны Алан авылында да 10нан артык йорт кара көлгә әйләнә.

Якуб... директор
Без Балтач мәктәбендә укыганда шактый кырыс холыклы география һәм сызым укытучысы булып Мансур Ялиевич Дәүләтшин эшләде. Бер туктаусыз тәмәке тарту өстенә бераз «капкалый» да иде.
Менә бер заман ул безнең мәктәптән китеп барды. Ул китеп 2-3 ай да үтмәде, Мансур Ялиевич Сабамы, Кукмара районындамы бер мәктәптә завуч булып эшли икән, дигән хәбәр таралды.
Әлбәттә, бу хәбәр мәктәп директоры Фәрзи Гыймадиевичка да барып җиткән. Мәктәптә педсовет бара икән. Тапкыр сүзле Фәрзи Гыймадиевич Дәүләтшин хакында үз фикерен белдергән. - Безнең мәктәптән киткән Мансур Ялиевич күрше районда завуч булган икән, әгәр дә Якуб (сүз ат караучы Якуб турында) китсә, ул башка районда директор булыр инде...

Берне генә алып килдегезмени?
Шулай бервакыт Курмала авылында яшәүчеләр, Ленин исемендәге колхоз членнары Хәсән белән Хөсәен уттай урак өстендә эчүчелек белән шөгыльләнәләр. Бу хәлгә ачуы кабарган колхоз председателе Нәфыйк Әхәтович Курмалага килеп иптәшләр судын үткәрә. Менә Хәсәнне бастыралар да, нишләтәбез моны? дигән сорау куялар. Беренче очрак булганга «выговор», ди Нәфыйк Әхәтович.
Чиратта Хөсәен. Ул торып басуга тагын шул сорау яңгырый. Нишләтәбез моны? Залда тынлык, берәү дә эндәшми. Шул тынлыкны бозып Курмаланың җор телле кешесе Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтеп куя: «Иптәш Әхәтов, ул «выговор» дигән әйберегезне Балтачтан берне генә алып килгән идегезмени?..»

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250