Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1нче июльдән социаль иминият фондының “Туры түләүләр” дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый

2015нче елның 1нче июленнән Татарстан республикасы территориясендә Россия Федерациясе Социаль иминият фондының "Туры түләүләр" дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый. Ул барлык эшләүче гражданнарга һәм эш бирүчеләргә кагыла.

Шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары - Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрләрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә. Бу хакта безгә Балтач районындагы 8нче филиал җитәкчесе Резидә Шәфигуллина җиткерде.
- Резеда Гыйльмулловна, "Туры түләүләр" дигәндә сүз нәрсә турында бара?
- Йөклелек һәм бала табу, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала тугач, баланы караган өчен, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча (больничныйлар), производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял өчен пособиеләр түләү керә. Әлегә кадәр ул оешма аша башкарыла иде. Ягъни, без башта акчаны оешмага күчерәбез, ә ул хезмәткәргә бирә. Пособиеләрне өчәр ай түләмәгән предприятиеләр бар иде. Ә хәзер акча 10 көн эчендә күчерелә һәм ул гарантияле.
- Социаль иминият взносларын түләү системасында нәрсә үзгәрә?
- Хәзергә кадәр социаль иминият фондына исәпләп чыгарылган иминият взнослары суммасы белән эш бирүче тарафыннан түләнгән пособие күләме арасындагы аерма күчерелә иде. Яңа система буенча эш бирүчеләр мәҗбүри социаль иминиятенең ике төре буенча да тулы күләмдә иминият взнослары түләргә тиеш була.
- Бу проектның өстенлекләре нәрсәдә?
- Пособие түләмәү оешмага әйләнештәге акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирә, отчет төзү процессын җиңеләйтә. Монысы иминиятләүче өчен. Ә иминиятләнгән хезмәткәр өчен өстенлеге шунда, пособие һәм хезмәт хакы түләү вакытлары бер-берсе белән бәйләнми, эш бирүченең финанс хәленә карамастан, пособие алу, шулай ук фонд тарафыннан пособие исәпләү дөреслеге гарантияләнә, вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы кәгазьләрнең (больничныйлар) ялган бланкларын куллану юлы белән иминият мошенниклыгы мөмкинлеге кими.
Кабатлап әйтәм, пособиеләрнең күләме һәм исәп-хисап ясау формуласы үзгәрми. Монда бары тик социаль иминият фондының эш бирүче һәм иминиятләнгән кеше белән үзара бәйләнеше схемасына гына үзгәреш керә.
- Хезмәткәр пособие акчасын алу өчен хәзер кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш була соң?
- Элеккечә үк эш бирүчегә пособиегә хокукын раслаган документлар тапшыра һәм шуңа өстәп пособие күчерелергә тиешле банктагы счетын яки почта адресын күрсәтеп гариза яза. Реквизитларны дөрес күрсәтергә кирәк, югыйсә акчаны күчереп булмаячак.
Ә эш бирүче үз чиратында әлеге документларның үзенә кагылышлы өлешен тутырып, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, исемлеге белән яки оешмада хезмәткәрләр саны 25 кешедән дә күбрәк булса, электрон реестр рәвешендә (бу очракта беренчел документлар - гариза, белешмә, больничный кәгазе кирәкми) фондның төбәк бүлекчәсе филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә пособие акчасын күчерә.
- Әгәр документлар тутыруда берәр ялгышлык китсә?
- Ул очракта да борчылыр урын юк. Пособие акчасы юкка чыкмый. Фондның төбәк бүлекчәсе филиалы иминиятләүчегә хәбәр юллый, ул аны алганнан соң 5 көн эчендә ялгышлыкны төзәтеп җибәрә.
Шуны белү мөһим, әгәр хезмәткәр тиешле пособиене вакытында алмый икән, моның берничә генә сәбәбе бар: үзе тарафыннан банк картасы реквизитлары яки почта адресы дөрес күрсәтелмәгән; эш бирүче документлар һәм мәгълүматларны вакытында һәм тулы күләмдә бирмәгән; больничный кәгазен тутырганда хата киткән. Документлар әзерләгәндә эш бирүчегә һәм хезмәткәргә бу нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Фото: http://r30.fss.ru/63044/74183/index.shtml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250