Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

200 баш яшь терлек ут эчендә калган

«Новая Кама» газетасы белдерүенчә, Алабуга районы Лекарево авылында урнашкан фермада бүген янгын чыга. Ферма эшчеләре төшке ашка туктаган булалар, шунлыктан яшь бозаулар тәрбияләнә торган торакта чыккан янгынны соңрак күрәләр. Бары 3 баш яшь терлекне ут эченнән коткарып кала алалар, 200 баш яшь бозау ут эчендә кала. Ферманың түбәсе өстендә саклана торган кипкән печән һәм конструкцияләрнең агач булуы янгынның тиз таралуына китерә. 40 минуттан соң гына пожар сүндерү машиналары ярдәмендә утны туктата алганнар. Ферма «Вятские зори» агрофирмасына караган. Бу, яздан җәйгә күчеш чорында барыбыз да уяу булыйк, җәмәгать!

Фото:http://fedpress.ru/news/society/news_event/1361869137-pozhar-v-sele-lekarevo-unes-zhizni-chetyrekh-chelovek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250