Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2014 елның 12 март көнне илебезнең җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте оешканына 135 ел тула

Гасырлар дәвамында Гасырлар дәвамында җинаять кылган кеше җәзасыз калмаган, җинаятьләр өчен төрмәләр, сөргеннәр, каторгалар пәйда булган.

Рәсәйдә алар белән идарә итү өчен 19 нчы гасырның икенче яртысына кадәр бердәм оешма булмаган.Бары 1879 елның мартында, иректән мәхрүм ителү урыннары белән идарә итү өчен бердәм оешма төзелә, ул төрмәләрнең Баш идарәсе дип атала. Ул оешма Эчке эшләр министрлыгы составына кертелгән, ә 1895 елда Эчке эшләр министрлыгыннан Юстиция министрлыгына бирелә, һәм шул министрлык сафында 1922 елга кадәр тора. XX гасырда төрмәләрнең Баш идарәсе берничә мәртәбә шушы ике министрлыкның берсеннән-берсенә күчә. Революциядән соң да күчеп йөрү дәвам итә. 1922, 1930, 1953 еллар нәкъ менә шушындый күчеш еллары булып торалар.
Россиянең иң яңа тарихында 1999 елның 12 марты җинаятьләрне үтәтү системасы көне дип санала. 1998 елның августында җинаять җәзаларын үтәтү органнары Юстиция министрлыгына күчерелә. Балтач районында җинаять үтәтү системасының бер тармагы - Татарстан Республикасы җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең филиалы эшли (2012 елга кадәр 12 нче номерлы җинаять җәзаларын үтәтү инспециясе дип аталды). Төрле елларда филиал белән Равил Таҗетдинов, Фәрит Камалов, Илгиз Николаев, Людмила Петрова, Фәнис Газизуллин идарә иткәннәр. Хәзер җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Балтачтагы филиалын эчке хезмәт подполковнигы Азат Сабиров җитәкли. Һәм башка районнар белән чагыштырганда эшчәнлекләре республикада югары бәяләнеп килә.
2013 ел дәвамында филиалда 96 кеше исәптә торды. Шулар арасыннан 16 кеше мәҗбүри эшкә, 13е төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәр, 5 кешенең ирекләре чикләнгән булса, 62 кеше ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителделәр. 2013 елда 6 хөкемдә булучыны суд,төзәлү юлына баскан дип табып, ярты сроктан җәзадан азат итте. Шул ук вакытта 12 хөкем ителүченең эше, суд биргән җәзаларны, йөкләмәләрне үтәмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелде һәм суд аларның ирекләрен чикләде. Инспекция 2013 елда җәмәгать тәртибен бозган өчен 11 кешегә өстәмә йөкләмәләр йөкләргә һәм 11 кешегә сынау срокларын озайтырга дип судка билгеләмә (представлениеләр) кертте һәм суд аларны канәгатьләндерде.
Бәйрәмнәре уңаеннан җинаять үтәтү системасында хезмәт итүче барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны тәбрик итәбез, аларга гаилә иминлеге, тормышларында уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
Фото: http://xn--h1akkl.xn--p1ai/territory/Mordovia/index.php?day=18&month=12&year=2012

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250