Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2015 елның июль аенда Чутай авылы җирлегендә Сәләт Балтач аланы узачак!!!

Сәләт - Балтач аланы "Сәләткә нур булган йолдызлар" конкурсы нигезендә, республикакүләм иҗади һәм спорт бәйгеләрендә призлы урыннар яулаган мәктәп укучыларын җыя.

Смена дәвамында танылган укытучылар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре балаларны халкыбыз тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән таныштыра. Аланның төп максаты - сәләтле балаларга һәм үсмерләргә күпкырлы шәхес булып үсергә ярдәм күрсәтү. Шул максаттан «Сәләт- Балтач» аланы түбәндәге бурычларны үзалдына куя:

1. Балаларда әдәбиятка, иҗатка мәхәббәт тәрбияләү.

2. Сәләтле балаларны иҗади, интеллектуаль һәм физик яктан үстерү.

3. Һәрчак үсешкә омтылган шәхес тәрбияләү.

«Сәләт-Балтач» аланында 60 якын бала ял итә. Программа кысаларында көн саен мәдәни чаралар һәм спорт уеннары оештырыла. Шулай ук Сәләт Балтач аланы Биләрдә үтүче Сәләт Биләр форумында да катнашачак.
Фото: https://vk.com/wall-86817630_28?z=photo-86817630_358075654%2Fwall-86817630_28

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250