Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2016нчы елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу

Быел илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча зур кaмпания көтелә. 1нче июльдән 15нче августка кадәр үтәчәк әлеге кампанияне үткәрү өчен районыбызда зур әзерлек эшләре башланып китте.

Шулай ук Балтач муниципаль район башлыгының 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турындагы карары чыкты. Исәп алуга әзерләнү һәм үткәрүдә ярдәм итү өчен эшче төркем төзелде. Штаттан тыш 3 участокта: Чепья, Иске Салавыч авылларында һәм Балтач бистәсендә, 9нчы июньнән 3нче сентябрьгә кадәр исәп алу инструкторлары эшләячәк. Аларның һәркайсына 7 шәр участок беркетелгән. Һәр участокның үз инструкторы һәм 7 исәп алучысы булачак. Бер исәп алучыга 460 объект туры килә һәм алар 19нчы июньнән 22 нче августка кадәр үз эшләрен башкарачаклар.
Исәп алучының максаты: авылдагы демографик хәлне, халыкның мәшгульлеген ачыклау, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, аларның структурасы, сугарыла торган җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, терлек һәм кош-корт, авыл хуҗалыгы машиналары, техника һәм башкалар турында мәгълүмат туплау. Барлык җыелган мәгьлүматлар да сер итеп сакланачак.
Исәп алу 8 категория буенча үткәреләчәк:
- авыл хуҗалыгы оешмалары;
- микро предприятиеләр;
- крестьян фермер хуҗалыклары;
- эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле булган шәхси эшмәкәрләр;
- эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле булмаган предприятиеләрнең ярдәмчел авыл хуҗалыгы оешмалары;
- коммерцияле булмаган бакча берләшмәләре;
- авыл җирендә терлек асраучы һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган гражданнар;
- Балтач бистәсендә терлек асраучы һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган гражданнар сайланма рәвештә генә башкарылачак.
Бистәдә 957 хуҗалык быелгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу объекты булса, район буенча барлыгы 9733 хуҗалык исәп алу объекты булып торачак. Әлеге исәп алу нәтиҗәләре авыл җирендә социаль сәясәтне формалаштыру, авыл хуҗалыгы үстерүдә яңа мөмкинлекләр ачу һәм дәүләт ярдәме күләмнәрен дөрес билгеләүгә этәргеч булачак.
Лилия Закирова
Дәүләт статистикасы бүлегенең
баш белгеч-эксперты
Фото: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250