Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

22 июнь – Хәтер көнен Балтачта Советлар Союзы Герое Бакый Рахимов кызы катнашында билгеләп үттеләр.

Балтач бистәсендә урнашкан Батырлар аллеясы бүген Казан шәһәреннән килгән кунакларны кабул итте. Кунакларның да иң ниндие әле - Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов кызы Рәйсә Бакый кызы һәм Казан шәһәреннән махсус мәктәптә тәрбияләнүче бер төркем укучылар иде.

Рәйсә Бакый кызы Балтач якларына бик шатланып һәм сагынып кайтуын яшермәде, балалар каршында чыгыш ясаганда да күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Кунакларны чакырып кайтаручылар Кенә төп белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары.
Рәйсә ханымның кайтуы көтелсә дә, Казанның махсус мәктәп укучылары монда кайдан килеп чыккан икән, дигән сорау туарга мөмкин. Кенә укучылары «песиләр патшасы» Куклачев методикасы буенча эшлиләр.
Күпләр быел аның Балтач мәктәбенә килүен хәтерлиләрдер. Бу методика белән Республикада бары махсус мәктәптә генә шөгелләнәләр икән. Җитмәсә, элекеге мәрхүм директорлары Нәфис Гәлләмов исемен йөртүче бу мәктәп Казан шәһәренең нәкъ Бакый Рахимов исемендәге урамда урнашкан. Бәйләнешләр шуннан башланган.
Кунаклар митингта катнашып, Чепья музеенда булып, соңыннан район «Романтик» ял итү базасында ял итүче балалар белән аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250