Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

32 әфганчы безнеке

Быел Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан җиреннән чыгарылуына 25 ел була.

Шушы уңайдан безнең 96нчы номерлы һөнәр лицеенда әфганчы ветераннар белән очрашу уздырылды.
Очрашуга район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, 1983-1986нчы елларда безнең лицейда укыган район эчке эшләр бүлегеннән полиция хезмәткәре Дилүс Гатиятуллин, Көек авылыннан Фидаил Садыйков һәм Рәдис Гыйләҗев килгәннәр иде. Алар үзләренең Әфганстанда хезмәт иткән чорда булган вакыйгалар турында сөйләделәр, безгә - булачак солдатларга киңәшләрен бирделәр. Очрашу барышында райондаш-әфганчыларның фоторәсемнәре фотослайдлар аша күрсәтелде. Очрашуны укытучыбыз Мәхмүт Зиатдинов тирән эчтәлекле итеп алып барды. Чара барышында район афганчылары турында китап чыкканын да белдек. Аның авторы әфганчы-ветеран Дилүс Гатиятуллин икән. Ул үзенең бер китабын лицей китапханәсенә бүләк итеп калдырды. Очрашу ахырында без кызыклы статистиканы ачыкладык. Балтач районында туып үскән 152 әфганчы-ветеранның 32се безнең лицейны тәмамлаган. Якын киләчәктә лицейда афганчыларның музей почмагы булдыру планлаштырыла. Инде бу эш башланды дияргә була. Әфганчы-ветераннар белән очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев