Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

40000не Кизнерда түлиләр

Балтач егете Айдар Зиатдинов Удмуртиянең Кизнер бистәсендә контракт буенча хәрби хезмәт итә. Биредә химик коралларны юкка чыгару буенча хәрби частьта урнашкан заводта эшли дисәк тә дөрес булыр.

1 ел Калининград өлкәсендәге хәрби диңгез флотында хезмәт иткән егетне кабаттан военкоматка чакыртып алалар да, контаркт буенча хезмәт итәргә өндиләр. Инде тормыш мәктәбен үтеп кайткан, җитди карарга килергә куркып тормаучы егет берсүзсез риза була.
2013 елда ул, өч елга килешү нигезендә, хезмәткә алына. Башта Саратов якларында укып кайта. 40 000 сум хезмәт хакына өметләнеп барган егеткә укыган чорда 18 мең сум түлиләр, "срок выживание"не үткәч, 32 мең сум ала башлый, 1 елдан хезмәт хакы 40мең сумга кадәр күтәрелә. Премиясе, тагын өстәмәләре бар. Әгәр физик хәзерлек нормаларын әйбәт үтәсәң, 15 мең өстәмә түләнә. 3 елдан 45 мең була, ди Айдар. Бөтен уңайлыклары да булган тулай торакта яшиләр. Айдар үзе атна саен машина белән кайтып-китеп йөри. Кизнер бит ул ерак түгел, машина белән ике сәгатьтән артык юл, Шәмәрдәннән электричка, поезд белән дә барырга була. Анда хезмәт итүемә үкенмим ди Айдар, өйгә күпме ремонт ясаттырып, әтием Әмирне, Әнием Нәсимәне куандыра алдым, ди.
Торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүче әтисе, Балтач мәктәбендә җыештыручы әнисе шундый ул үстерүләре белән чыннна да горурланып яшиләрдер. Гаиләдә алар ике бала, апасы бар - Казанда эшли. Үземне кызыксындырган сорауларга да җаваплар таптым, ләкин күбесе җавапсыз калды, чөнки хәрби сер дигән нәрсә дә бар, һәм Айдар кебекләр аны чишәргә ашыкмый.

- Анда сезнең кебекләрне төймәгә генә басып утыра, берәрнинди үзгәреш сизелсә генә тиешле урынга махсус киемнәрдән керәләр, дип сөйлиләр, шулаймы?
- Әйе, шулай, дөресрәге оборудованияләрне контрольдә тотабыз, тревогалар да еш була, хәрби өйрәнүләрдә катнашабыз, командир кушканның барысын да үтибез. Ике сменага бүленеп эшлибез, эш сәгате иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр.

- Ул яклардагы урманнан җиләк тә өзеп ашарга кушмыйлар... Нурланышыннан курыкмыйсыңмы?..
- Урманнан гөмбәгә кадәр җыеп ашыйбыз... Әллә кайлардан кадәр килеп черника, каен җиләге җыялар. Ялган ул, андый куркыныч юк анда...

- Үз яныңа райондашларыңны да дәшәр идеңме?
- Әлбәттә. Кая барырга белми эш эзләп бәргәләнгән, акча әзлектән тормыш алып баралмый йөргән егетләргә менә дигән мөмкинлек. Йөрергә дә якын.

- Гаиләле кешеләргә фатир мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- 3 елдан соң ипотекага баса аласың, бер-ик ел үткәч анысын да бирәләр. Минем туганым Таһир да шунда. Өйләнде, аларга тулак торактан аерым бүлмә бирделәр, кухнясы гына уртак.

Хәрби чинда йөрү Айдарга бик килешә, үзенә дә ошый. Тиздән өйләнү исәбе дә бар. Якты, матур киләчәк, бәхетле көннәр, куанычлы хезмәт сәгатьләре телик лачындай кыю егетебезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250