Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Абунәчеләр көне”н гөрләттек!

Бүген район почта элемтәсе бинасы каршында "Абунәчеләр көне" үтте.

Халык белән очрашуга безнең "Хезмәт"тән тыш, "Шәһри Казан", "Жизнь" һәм "Акчарлак" газеталары да килгән иде. Халык әлеге чараны елның-елында көтеп ала. Газета-журналларга язылудан тыш, бүләкләр оту үзе үк күңелле күренеш бит.
Ә менә кайберәүләр бәхетле мизгелләргә бик ышанып бетми. Янәсе , бәхет барыбер елмаймый ул. Зурмы-кечкенәме, бүләк бүләк инде. Әнә бит, 2001нче елда Алма-Ата шәһәреннән туган якларына күченеп кайткан Сәвия Измайлова дөнья мәшәкатьләре белән газетага язылмый калган була. Ә бүген газетабызга да язылды, юрган да отты.
Сәвия ханым Балтачта яши башлаганнан бирле "Хезмәт" алдыра икән. Менә шундый патриот укучылары булганда "Хезмәт" яшәр , "Хезмәт" яшьнәр әле, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250