Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Абунәчеләрнең даимилеген саклау елдан-ел авырлаша”, ди Алан авылының хат ташучысы Рәмзия Гафурова

Алан авылының хат ташучысы Рәмзия Гафурованың безнең районда эшли башлаганына әле өч кенә ел.

Моңарчы ул Кукмарада почтальон булып эшләгән. Гаиләләре белән Алан авылына күченеп килгәч тә шул ук вазыйфада калган. Газетабыз "Абунәчеләр көне" үткәргән чакта Рәмзия ханым Аланнан ук газета-журналларга яздыртырга дип бистәгә килгән иде. Ул вакытта аның авылдан чаклы килгәненә аптырап, берничә сорау да биргән идем.
- Аланнан кадәр килүегезнең сәбәбе нидә?
- Хәзер яшьләр газета-журналлар укымый. Нигездә аларны өлкәннәр, урта буын вәкилләре алдыра. Абунәчеләрнең даимилеген саклау елдан-ел авырлаша. Аланнан кадәр бирегә килүемнең сәбәбе, яшерен-батырын нәрсәсе... абунәчеләр эзләп инде.
- Бәяләрнең кискен артуы да сезнең эшкә аяк чалды.
- Шулай. Әмма араларында бәя артуга да карамый берничә вакытлы матбугатка язылучылар бар.
Ул чакта менә шундый сөйләшү булган иде. Килүе бушка китмәде Рәмзия ханымның. 20гә якын кешегә газета-журнал яздыртты. Иренмәсәң, тәвәккәлләсәң була ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250