Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Абыйлы энеле... армиядә

Кемнәрдер бер бөртек улларын армиягә барудан алып калса, ә менә кемнәрдер берьюлы ике улын Ватан сагына озата һәм моның белән ихластан горурлана да. Курмала авылында яшәүче Гөлфинә һәм Гомәр Хәсәновлар гаиләсе әнә шундыйлардан.

Әлеге гаилә безнең якларга күрше Киров өлкәсенең Көлмез районыннан күченеп килә. Дүрт малай, бер кыз үстерәләр. Олы уллары Фәнил (өстәге рәсемдә), аннан кала Фидәил (астагы рәсемдә).

Икесе дә бүгенге көндә армия сафларында -Ленинград өлкәсенең МВД гаскәрләрендә хезмәт итәләр. Киткәннәренә өч ай үткән. «Улларым ноябрьнең унбишендә киттеләр, мәҗлес оештырып, Коръән ашлары уздырып озаттык», -ди әниләре Гөлфинә. Фидәил Казан төзелеш һәм архитектура көллиятенә укырга кергән була. «Укыйсы килмәде инде, армиягә барырга ашкынып торды», диләр аның хакында өйдәгеләре. Фәнил исә Норма урта мәктәбен, Чавал техникумын тәмамлаган егет. «Армиягә озаттык та, безнең балаларны оныттылар дип булмый, -ди Гомәр абый. -Укытучылар, сыйныфташлары сорашып, хәлләрен белешеп кенә торалар, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе Эльмира Абдулли-нага, фән укытучылары Равилә Гариповага, Фәридә Мөҗиповага, сыйныфташ кызларына рәхмәтлебез. Хәл-әхвәл сорашу да күңелгә «сары май» булып ята бит. Сыйныфта да алар 15 кызга 2 егет иделәр, дус-тату булдылар».
Йортта өлкән буын, намаз картлары - Флера апа белән Васил ага да яши. Алар бер көн дә оныкларны изге догадан калдырмый, шул ук вакытта газизләренең бер-берсеннән аерылмый, бер частьта хезмәт итүләренә куануларын яшермиләр. Фидәил дә телефоннан сөйләшкән саен, абый белән булгач рәхәт, дип юата үзләрен. Гел бергә булып, солдат хезмәтләрен исәнлектә, иминлектә үткәреп кайтырга язсын апарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250