Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Адаптация чорын бала авыр кичерә

Балалар ясле төркеменә йөри башлагач нигә еш авырый соң дигән сорауны һәрбер әти-әни үз-үзенә бирәдер мөгаен. Үземне дә гел кызыксындыра ул. Шуңа да бу сорау белән Сосна балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Римма Михайловага мөрәҗәгать иттем.

- Сабыйлар балалар бакчасына килгәч аны авыр кичерә. Чөнки монда алар ияләшкән мохит, ашау үзгәрә һәм башка кешеләр барлыкка килә. Яңалыкка ияләшкән вакытта баланың иммун системасы какшый һәм ул авырып китәргә мөмкин. Шуны да искәртеп узарга кирәк, баланың иммун системасы 3 яшькә генә ныгып җитә. Адаптация чоры берничә төркемгә бүленә:

1 стадия - бала балалар бакчасына тиз ияләшә, җиңелчә генә авырып алырга мөмкин;
2 стадия - баланың ияләшү вакыты 20-40 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, сабый ешрак авырый (ОРВИ, бронхит, ангина), осложнениеләр булырга мөмкин;
3 стадия - авыр адаптация, 40-60 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Бала еш авырый (пневмония, бронхит), начар йоклый, ашамый, авырлыгын югалта.

Адаптация чорында профилактик чаралар турында да онытмаска кирә: балаларга витаминнар бирергә кирәк, Аквалор белән бакчага барганчы һәм кайткач борынын юдырырга, оксолин мазен сөртергә, шулай ук баланы тамагын чайкатырга өйрәтү зарур, дип кыскача гына таныштырып китте әлеге өлкәдә озак еллар хезмәт куючы Римма апабыз.
Фото: xomeriki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250