Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алда әле февраль

Февраль кышның соңгы ае. Ул салкыннары, ачы җилле бураннары һәм катлы-катлы кар өемнәре белән үзенчәлекле.

Февральдә уртача-12-14 градус салкыннар була. 1966, 1967, 1976, 1979нчы елларда Татарстанда иң түбән температура - 28-45 градус булган. Шулай ук февральне икейозле ай дип тә атыйлар, чөнки кыш яз белән очраша диләр. Гадәттә, беренче 10 көнлектә көчле бураннар була. Күп кенә агачларның салкыннан шартлап сынганнары ишетелә. «15 февральдә юеш булса, яз иртә килә, катырса, яз соң килә», ди халык,
Кыш кошлар өчен дә бик авыр чор санала. Күп кенә канатлы дусларыбыз салкыннан, ачлыктан газап чигәләр. Алда әле ачы салкыннары белән февраль ае. Ә без кешеләр шушы нәни канатлы дусларыбызга аз гына булса да мәрхәмәтле булып, яшәгән йорт тирәләребезгә, мәктәп, балалар бакчасы территорияләренә җимлекләр куйсак иде. Безнең аз гына тырышлыгыбыз да күпме кошларга ярдәм китерә.
Шулай ук, 2 февраль - сулы сазлыклы җирләр көне буларак билгеләп үтелә. Рәсәй сазлык, континенталь сулыклар, сай диңгез сулыкларына дөньяда иң бай ил. Алар табигый тигезлекне һәм кешеләр тормышы өчен уңайлы мохитне саклауда зур роль уйный.
Сулы сазлыклар бик әһәмиятле экологик функцияләрне үти: төче суны җыю һәм саклау, атмосферадан углеродны алу һәм туплау, җир асты һәм җир өсте агымнарын көйләү, суны чистарту, грунт суларының биеклеген тәэмин итү, кислородны атмосферага кире кайтару, эрозияне туктатып тору, биологик герлелекне, аерым алганда, диңгез экосистемаларының максималь биологик продуктлылыгын тәэмин итү.
1994нче елда Рәсәй 35 сулы-сазлыклы җирне халыкара әһәмиятле урыннар дип таныды. Шул ук вакытта Рамсар критерийлары буенча танылырга тиешле җирләр әле бихисап һәм бу юнәлештә эш дәвам ителә. Бу табигатьне саклау эшчәнлегенең беренчел бурычы булып тора.

«Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250