Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алдан-ала чарасын күр!

Ниһаять, зарыгып көткән яз да килеп җитте. Озакка сузылган салкыннардан соң, җепшек көннәр башланды. Елның бу фасылы күбебезнең күңеленә хуш киләдер - апрель тамчыларының аһәңле тавышы, тәүге гөрләвекләр чылтыравы узган-барганнарны елмаерга мәҗбүр итеп кенә калмыйча, гамьсез балачак хатирәләрен дә яңартадыр, мөгаен.

Кала халкы яз җитүгә резин аяк киемнәрен барлый башласа, авылдагыларның борчылулары исә күпкә җитди. Чөнки яз үзе белән бергә ташуларын да алып килә һәм елгаларга, сулыкларга якын урында яшәүче гражданнарның милкенә куркыныч яный, ярларыннан чыккан ташу мал-мөлкәткә төзәтеп булмастай зыян китерергә мөмкин.
Язын елгалардагы суның биеклеге 6-8 метрга кадәр күтәрелүе ихтимал. Ярларыннан ташып чыккан су гаять тә зур территорияне колачлап ала һәм җәелгән суның киңлеге 15 километрга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстан Республикасының «Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтчелек итү идарәсе» дәүләт учреждениесе мәгълүматларына караганда, быелгы ташуның хәвефле ноктага кадәр - уртача еллык күрсәткечтән 50-120 сантиметрга югарырак күтәрелүе бар. Бу исә, үз чиратында, авыл хуҗалыгы җирләрен, торак пунктлардагы йортларны су басуга китерә.
Татарстанда язгы ташуга хәзерлек тулы куәтенә бара. Гидротехник корылмаларның, су-саклау зоналарының һәм объектларының, үзәннәрнең, елга юлларының, автомобиль һәм тимер юлларның, күперләрнең торышы тикшерелә. Көчле ташу күзәтелгән урыннарга өстәмә суүткәргеч торбалар куелган, буалар әзерләнгән. Коткару хезмәте күрсәтүдә дә хәзерлек эшләре бара - махсус техникалар саклауга куелган урыннарыннан алынган, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып бара.
Кызганычка каршы, хәзерлек чаралары никадәр генә җентекле итеп алып барылмасын, язгы ташулар күп вакыт аяныч нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә, ташу аркасында килгән зыянны кайтарып алу турында бүгеннән үк кайгыртырга кирәк. Бу уңайдан, милекләрен иминиятләштерү зарурлыгын аңлаган гражданнар саны елдан-ел арта бара. Кемдер үзенең шәхси, алай гына да түгел, ачы тәҗрибәсеннән чыгып, кемдер башкаларның хатасын күреп сабак ала. Шулай да, узган еллар статистикасы иминиятләштерүнең файдага гына булуын күрсәтә.
Борынгылар «Сакланганны Ходай саклар», дигәннәр. Әлеге уңайдан, ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» республика компаниясе гражданнарның мал-мөлкәтен, авыл хуҗалыгы терлекләрен иминиятләштерү буенча киңкырлы программалар тәкъдим итә. Күбрәк йорт-җирләрне, мунча, сарай, гараж, абзар-кураларны, шулай ук мөгезле эре терлекләрне иминиятләштерәләр. Кайбер алга карап фикер йөртүче авыл кешеләре өйләренең эчке ягын, теле-видеоаппаратураны, җиһазларын да читтә калдырмый. Моңарчы мал-мөлкәтне иминиятләштерүдә җинаятьчелек (урлаулар, белә торып милеккә зыян салу) төп сәбәп булып тора иде. Соңгы вакытларда исә табигый факторлар зур роль уйный башлады. Мисалга 2010нчы елның илкүләмендә янгын афәтенә китергән аномаль эсселеге белән 2011нче елның кышындагы явым-төшемнең нормадан артып китүен китерергә мөмкин.
«ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, язгы ташу апрельнең беренче көннәреннән үк башланачак, - дип белдерде РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр полковнигы Юрий Венедиктов. - Аеруча куркыныч хәлләр, гадәттәгечә, кече елгаларда килеп чыгарга мөмкин».
Һава торышының нинди сюрпризлар әзерләвен алдан ук әйтүе кыен, әмма килеп чыгу ихтималы булган күңелсез хәлләрне бүгеннән үк кисәтергә кирәк. Татарстанлылар ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» хезмәт күрсәтү сыйфатын, оперативлылыгын, демократик тарифларын югары дәрәҗәдә бәяләде. Төп офис Казан каласында урнашканлыктан, иминият очрагын карап тикшерү дә озак вакытны алмый, һәм акча түләү дә тулы күләмдә кыска срокларда башкарыла. Сез дә үзегезнең ышанычыгызны әлеге компаниягә баглый аласыз!
ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ», лицензия С №386716.
Балтач бистәсе, Ленин урамы, 46 йорт. Тел.: 2-64-99.

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250