Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алданмагыз

Бүгенге көндә базарларда, сату нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш орлыклары сатыла. Бу очракта нишләргә, ничек ялгышмыйча орлыкны сайлап алырга?

Шундый сорау белән без «Россельхознадзор» идарәсенең фитосанитария һәм орлыкчылык бүлеге дәүләт тикшерүчесе М.Г.Фәттәховка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде.
Орлык сатып алганда орлыкның сыйфатын күрсәткән документын таләп итәргә кирәк, бигрәк тә сатыла торган орлык сортлары дәүләт селекция күрсәткечләренең реестрына кергәнме, документның сроклары чыкмаганмы, маркировкасы бармы, орлыкның сорты, тишелеше, орлыкны кайчан, ничек чәчү, аның чисталыгы турында мәгълүмат һәрбер пакетта булырга тиеш. Моннан соң орлыкларның фитосанитария тикшерүе узган булуы таләп ителә, бакчага карантин (чүп орлыгы) орлыгы керсә, аны бетерү бик авыр булачак. Сорауларыгыз булса (884364)29484 телефонына шалтырата аласыз.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250