Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алга карап эшләргә кирәк

Сабан туйлары килеп җитсә дә, хәл ителә торган проблемалар бу бәйрәмнәргә карамый шул.

Район Советы залында жыелган җитәкчелек тә нәкъ менә соңга калмыйча хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне һәряклап тикшерүгә җыелган иде.
Беренче зур сүз - районда узара салым буенча узган референдум нәтиҗәләре яктылыгында калкып чыккан проблемаларны хәл итү буенча алып барылды. Референдум Закон нигезендә һәр җирлектә узды һәм нигезләмә буенча бары акчаларны җыеп, куелган максатларга тотарга кирәк. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында моның әһәмиятле икәненә тагы бер басым ясап әйтте. Суз акчаны урында җыеп, Казаннан килә торган финансны вакытында алып, аны бүгеннән эшкә җигү турында бара. Референдумда юл төзелешенә дип каралган карар кабул ителгән икән, ноябрь, декабрь айларында юл ремонтлап булмаячак. Аны ремонтлау өчен бүген «селкенергә» кирәк.
Кайбер җирлекләрдә референдумда катнашу һәм тавыш бирү нәтиҗәләре аңлашылмый. Бу чарада халык катнашуының аз булуы һәм куелган мәсьәләгә битараф булуы күңелдә ниндидер борчылу тудыра. Бу бигрәк тә соңгы елларда дәүләт тарафыннан социаль объектлар, шул ук юллар төзелешенә сизелерлек финанс ярдәме алган җирлекләргә кагыла. Авыл җирлекләренә, анда урнашкан күмәк хуҗалык җитәкчелегенә үзләренә һәм эшләренә тагын бер анализ ясарга тиешләр дигән кискен тәнкыйть яңгырады.
Мәктәпләрнең укыту-тәрбия учаклары икәнен бу жыелышта тагын искә төшерделәр. Бу юнәлештә хезмәт тәрбиясенең әһәмиятле урын алып торганлыгы хәркемгә билгеле. Кызганыч, соңгы вакытларда илебездә кабул ителгән норматив-хокукый актлар хезмәт тәрбиясен оештыруда зур кыенлыклар тудыра. Әти-әни ризалыгы белән һәм барлык каралган тәлапләр үтәлгәндә генә укучыларны күмәк хуҗалыкларда һәм предприятие-оешмаларга ярдәм итүне оештыру мөмкин булачак. Урында җитәкчелекнең килешеп эшләве, түләү һәм хезмәт шартларын яхшырткан очракта, бүгенге көндә дә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Район башлыгы әйтеп киткәнчә, «балаларга хезмәт тәрбиясе урындагы һәрбер җитәкченең дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу очракта бергә эшләгәндә генә уңыш киләчәк».
Районда терлекчелек тармагының 5 айлык нәтиҗәләре турында Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Набиуллин Фирдавес кыскача чыгыш ясады. Каралган мәсьәләләр буенча т иешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250