Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арчаның ”Автоледи–2015” призеры –– сыйныфташым Халисә Сәгъдиева

"Арча хәбәрләре" газетасы сайтыннан классташым, Куныр авылы кызы, бүгенге көндә Түбән Мәтәскәдә яшәүче Халисә Сәгъдиеваның район күләмендә үткәрелгән "Автоледи-2015" бәйгесенә дүртенче урыны алуы турында укып бик сөендем.

Халисә мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятендә белем алды. Хезмәт юлын үзебезнең Балтач районында башлады. Тормышка чыккач мөгаллимлек эшен Арчада дәвам итте. Гел камиллеккә омтылучы классташым бүген инде ике бала анасы, тормыш иптәше Илнар белән яңа йорт җиткереп башка чыктылар. Бүгенге көндә Казиле мәктәбендә укыта. Күрше авылга йөреп эшлисе булганга күрә 2010 елда машина йөртү таныклыгы ала.

- Баштарак җайсызрак булды, хәзер машинасыз йөрүне күз алдына да китерә алмыйм. Кызу йөрергә яратам, - ди Халисә.
Ә ярышта дүртенче урын алуына бер дә борчылмый ул. Әнә бит янында һәрчак терәге булган ире Илнар:
- Бу ярышлар соңгысы түгел. Икенчесендә җиңәрбез әле, - ди. Булыр, җиңәр Алла боерса. Балтачлылар кайда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250