Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Армиягә барыр идем

Газетабызның шушы елның 9 апрель санында контракт буенча хезмәт турында район хәрби комиссариаты белгече белән үткәрелгән әңгәмә басылган иде. Шуннан соң бик күп хатлар, шалтыратулар булды.

Ник алдап яздыгыз, контрактчыларны юньләп ашатмыйлар да ич, бик авыр шартларда хезмәт итәләр диючеләр күп булды. Һәм мин аларны туплап барып Балтач районы буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Васил Нәҗметдин улы ВӘЛИЕВка мөрәҗәгать иттем.
- Ул чактагы әңгәмәдә язылганнар бар да дөрес. Чыннан да, контракт буенча хезмәт итүчеләргә гаять зур социаль пакет каралган. Мәсәлән, хезмәт иткән җирендә бүлмә, фатир алып торасың икән, аңа түләү өчен ай саен гаиләңдәге 1 кешегә 3600 сум акча бирелә. Гаиләң 3 кешедән күбрәк булганда һәркайсына 5400әр сум түләнә. Хәрби икенче тапкыр контракт төзегәндә ул ипотека буенча фатир алуда катнаша ала. Аның счетына ел саен 200 мең сум акча күчереп барыла. Контракт буенча хезмәт итүче шул акчаны файдаланып һәм банктан кредит алып Россия Федерациясенең теләсә кайсы регионыннан торак алуга хокуклы. Банк кредитын Россиянең Хәрби Оборона министрлыгы каплый.
- Моңа ирешү өчен контракт буенча кимендә ничә ел хезмәт итәргә кирәк.
- Беренче ике елда сизелерлек зур льготалар булмый әле. Рядовойлар һәм сержантлар өчен ай саен түләнә торган 30 мең сумнан башланган хезмәт хакы бар. Ашарга, киемгә акча кирәкми. Чираттагы ялга кайтып килгәндә юл бәясен түлисең юк. Үзеңә һәм гаилә членнарыңа медицина хезмәте бушлай. Һәм хезмәт иткән вакытта читтән торып укып, белем алырга, һөнәр үзләштерергә мөмкин. Ә яхшырак фатирлы булу өчен контракт буенча кимендә 10- 12 ел хезмәт итәргә кирәк.
- Теге әңгәмәдә дә сүз нигездә шул льготалар турында иде. Барысын да тагын кабатламыыйк. Ә менә тискәре хәбәрләргә карата ни әйтер идегез.
- Контрактчылар әзерләү турында Америка киноларын караганың юкмы? Бездәге шартлар андагыдан уңайрак әле. Контрактчы ул теләсә нинди шартларда да яшәргә сәләтле булырга, урманда, далада каламы, тамагын туйдырырлык ризык, үзен дә, иптәшләрен дә сакларлык көч таба алсын. Беренче карашка инде яшәү мөмкин түгел дигән очракта да авыр хәлдән чыгу юлы эзләргә, заданиене дә үтәп, үзен дә, иптәшләрен дә саклап кала алырлык хәрбиләр әзерлиләр. Контрактчы үзе һәм иптәшләре өчен җавап бирергә әзер булган хәрби ул.
- Мондый сынауларны һәр егет тә күтәрә аламы соң?
- Алмый шул. Килешү төзегән 5 кешенең берсе генә алга таба хезмәт итәргә лаек булып чыга. Я үзләре китәләр, я командование яраксыз дип таба.
- Васил Нәҗметдинович, безнең районнан контракт буенча хезмәттә калучылар бармы соң?
- Шушындый авыр сынауларны үтәрдәй киң җилкәле, батыр йөрәкле егетләр Балтачта да бар. Ялга кайтып-киткәләп торалар. Һәм иң сөендергәне, тегендә бик үк рәхәт булмаса да, бер дә зарланмыйлар. Менә әле күптән түгел Балтачтан Илшат Илгиз улы Минһаҗев кайтып китте. Район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләүче әнисе Мөнирә ханым улы өчен сөенеп туя алмый. Салавычтан ике туган Айдар һәм Таһир Зыятдиновлар да ялга кайткалап торалар. Андыйларны дистәләп санарга була. Әле менә Балтачтан Алмаз Нурмөхәммәтов югары белем турында кызыл диплом алгач, мондый армиядә хезмәт тә итеп тормыйча, килешү төзеп контракт буенча хезмәткә китте. Беренче сынауларны үтеп, инде ялга да кайта башлады. Быелдан башлап югары уку йортын тәмамлаучылар килешү төзеп кимендә 2-3 елга туры контракт буенча хезмәткә китә ала.
- Шулай да әйтегез әле, яшьрәк чагыгыз булса Сез үзегез контракт буенча хезмәткә китәр идегезме?
- Нигә китмәскә ди. Үз малаем да шул хезмәттә минем. 20 ел хезмәт итсә, 45 яшьтә пенсия ала башлый. Фатир мәсьәләсе хәл ителә. Авырлыклардан курыкмаска гына кирәк. Алайса, яшьләр хәзер рәхәт тормышны гына эзли. Ә аның өчен нәрсәдер эшләргә кирәк дип белми.
- Татар халык әйтемендәгечә, «Рәхәтен теләгәч, михнәтенә дә түз», - дип әйтмәкче буласыз инде.
- Әйе, һәр михнәтнең бер рәхәте була. Берәүне дә мәҗбүр итмибез. Контракт буенча хезмәт итү үл үзеңә җитешле мул киләчәк әзерләү дигән сүз дә.
- Рәхмәт Сезгә!
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250