Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арттырмагыз тизлекне!!!

1 июнь. Төнге сәгать 10. Балтач - Кенәбаш юлында зур тизлек белән баручы мотоциклчы «тимер ат»ы белән идарә итеп бетерә алмый һәм юл читенә «оча». Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре ала. 9 июнь. Төнге сәгать 2 туларга 10 минут. Кече Лызиның Үзәк урамында, 29нчы йорт тирәсендә VORTEX ESTIWA тизлеген арттыру нәтиҗәсендә...

1 июнь. Төнге сәгать 10. Балтач - Кенәбаш юлында зур тизлек белән баручы мотоциклчы «тимер ат»ы белән идарә итеп бетерә алмый һәм юл читенә «оча». Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре ала.
9 июнь. Төнге сәгать 2 туларга 10 минут. Кече Лызиның Үзәк урамында, 29нчы йорт тирәсендә VORTEX ESTIWA тизлеген арттыру нәтиҗәсендә шулай ук руль белән идарә итеп бетерә алмый һәм килеп бәрелә. Шофер да, пассажирлар да җиңелчә имгәнә.
10 июнь. Иртәнге сәгать 7. Казан-Малмыж юлында «ВАЗ-21074» каршы як полосага чыга һәм
каршысына килүче «ВАЗ-21124» автомобиле белән бәрелешә. Шоферларның икесе дә җәрәхәтләнә.
11 июнь. Кичке сәгать җиденче ярты. Балтач бистәсенең Нариман урамында 15 яшьлек малай
мопеды белән идарә итеп бетерә алмый һәм юлда ук әйләнә.
12 июнь. Кичке сәгать бишенче ярты. Балтач бистәсенең үзәк Ленин урамында мопед йөртүче салмыш баштан «Форд» машинасы белән бәрелешә. Тән җәрәхәтләре ала.
16 июнь. Кичке сәгать 9. Бистә юлында «ВАЗ-211440» машинасы каршы як полосага чыга һәм руль белән идарә итеп бетерә алмыйча, «Нексия»га килеп бәрелә. Шофер да, пассажирлар да тән җәрәхәтләре ала.
17 июнь. Төнге сәгать 1. Казан-Малмыж юлында «ВАЗ-11193» машинасы зур тизлек белән барганда рулен көйләп бетерә алмаганлыктан - ава.
20 июнь. 15 сәгать 15 минут. Шода-Носла-Чутай юлында «ВАЗ-21134» машинасы тизлеген арттыра һәм «ГАЗ-53» машинасы белән «сөзешә». Шофер үзе һәм пассажирлар төрле тән җәрәхәтләре ала.
21 июнь. Иртәнге 9. Чепья авылының Ленин урамында «ВАЗ-21074» машинасы шоферы сулга борылганда каршы яклап килүче велосипедчыга юл бирми.
26 июнь. 15 сәгать 15 минут. Казан-Малмыж юлында «Эсперо» машинасы шоферы «очып» барган җиреннән каплана. Үзе, баласы һәм хатыны төрле тән җәрәхәтләре ала.
Искәрмә: Хөрмәтле шоферлар! Күреп торасыз, бер ай эчендә күпме юл һәлакәте теркәлде. Әле ярый үкенечле үлем-китемнәр күзәтелмәде. Тизлек арттырып йөрүләр яхшыга илтми, минутлар-сәгатьләр эчендә гомерегез хәл ителергә мөмкин. Җәрәхәтләнеп кенә калдык дисәгез дә, тора-бара алар да үзләрен сиздертеп, сәламәтлегегезне какшатырга мөмкин. Шуңа күрә, юлларда сак йөрик, чабышмыйк, ярамаган урыннарда узышмыйк, шул ук вакытта штрафларның да бермә-бер артуы хакында онытмыйк, балаларыбызны, якыннарыбызны саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250