Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Асфальт шампуньгә лаек, ә тротуар комга … Уйланырга җирлек бар

Редакциябез телефонының тын гына торган вакыты юк безнең. Һәрчак шалтыратып я рәхмәт, я зарларын белдерәләр. Без исә һәрчак көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Менә бүген дә 85 яшьлек бабай шалтыратып ярдәм итүебезне үтенде.

- Мәчеткә бара торган юлыбыз бик тайгак. Асфальт юлны шампуньләп кенә юмыйлар бит инде, көн дә чистартып торалар, ә тротуарларга ком сибү каралмаганмы икәнни соң? Моны мин үземчә безгә бу юллардан йөрергә ярамый, олыгайгач өйдә генә утырасы икән дип аңлыйм инде. Безнең зарларыбызны кемнәр ишетер дә, кемнәр ярдәм итәр икән? - диде. Әлеге сорау һичшиксез җитәкчеләребезгә барып ирешер дип өметләнәбез. Һичюгында көннәр болаерак торса, ул бозлар эреп тә бетәр әле Аллаһы боерса.
Безгә әйтер сүзегез булса 2-62-53 телефонына шалтыратыгыз яки сайтыбызда һәм социаль челтәрләдәге төркемнәребездә фикерләрегезне калдырыгыз.
Фото: newkon

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250