Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ауразия Язучылар берлеге төрки илләр язучылары арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге өченче халыкара хикәя конкурсы игълан итә.

Татарстанда конкурсны үткәрү шартлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Конкурска тәкъдим ителгән хикәяләрнең темасы чикләнмәгән.
2. Конкурска татар телендә иҗат ителгән әсәрләр кабул ителә.
3. Конкурста катнашучыларның яше чикләнмәгән.
4. Хикәяләр беркайда да басылмаган һәм бернинди дә бәйгедә катнашмаган, бүләкләнмәгән булырга тиеш.
5. Һәр автор бары тик ике әсәр генә тәкъдим итә ала.
6. Хикәяләрнең күләме бер мең сүздән дә ким һәм 10 мең сүздән дә артык булмаска тиеш.
7. Әсәрләр 12 кегельдә, ворд форматында җыелырга тиеш, аерым дискта һәм 6 нөсхәдә тапшырыла.
8. Әсәрләр Татарстан Язучылар берлегенә, Казан, 420012, Мөштәри урамы, 14, адресы буенча, шәхсән автор тарафыннан тапшырылырга яисә почта аша җибәрелергә тиеш.
9. Хикәяләр ябык тәртиптә, авторы күрсәтелмичә, бары тик девиз куелып тәкъдим ителә. Автор турында тулы белешмә (исем-фамилиясе, паспорт мәгълүматлары, тәрҗемәи хәле һәм бер фоторәсеме) аерым конвертта тапшырыла. Конвертлар, жюри әсәрләргә бәя биреп, җиңүчеләр ачыкланганнан соң гына, жюри әгъзалары алдында ачыла.
10. Әсәрләргә 5 кешедән торган жюри бәя бирә. Жюри әгъзалары, аларның якыннары һәм туганнары конкурста катнаштырылмый.
11. Конкурста катнашкан хикәяләр авторга кире кайтарылмый.
12. Җиңеп чыккан хикәяләргә Ауразия Язучылар берлеге хуҗа була.
13. Конкурс 12 илдә үткәрелә.
Һәр илдә 1 урынны алган хикәяләр төрек теленә тәрҗемә ителеп, халыкара жюрига җибәрелә. Халыкара жюри җиңүчеләрне ачыклаганнан соң, 1,2,3,4 урыннарга лаек булучыларга халыкара призлар тапшырыла.
Хикәяләрне тапшыруның соңгы көне - 2014 елның 30 сентябре.
Урыннарны игълан итү көне - 2014 елның 1 ноябре.
Татарстанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2014 елның ноябрендә үткәрелә.
Халыкара бүләкләү тантанасы 2014 елның декабрендә Бакуда (Әзәрбайҗан) үткәрелә.
Татарстанда җиңүчеләргә өч урын бирелә.
1 урын өчен - 15 000 сум.
2 урын өчен - 11 500 сум.
3 урын өчен - 7 500 сум.
Халыкара конкурста дүрт урын билгеләнә. Дүртенче урын өчен кызыксындыру премиясе бирелә.
1 урын өчен - 154 000 сум.
2 урын өчен - 115 000 сум.
3 урын өчен - 75 000 сум.
4 урын өчен - 38 000 сум.
Бу турыда "Казан утлары" сайты хәбәр итә.
Фото: http://ceteratura.ru/nachinaem-konkurs-korotkix-rasskazov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250