Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан. Әфганчы десантчылар.

Районыбызда үткән Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 25ел тулуга багышланган тантана мине нык дулкынландырды.

Менә бүген десантчылар көнендә шунда алган тәэсирләрем кабат яңарды. Мин үзем һава-десант гаскәрләренең Фирганә дивизиясендә, Үзбәкстанда хезмәт иттем.
Берничә тапкыр техникаларыбыз белән төялеп, тимер юл буенча, аннан соң автомобильләрдә Төркмәнстанга Кара ком чүленә, Тян-Шань тавы итәкләренә хәрби өйрәнүләргә йөрергә туры килде. Кайбер урыннарда юлыбыз чик сагы заставаларына орынып уза. Хәрбиләр күренә. «Әнә,чик сакчылары»,- диләр егетләр. Сызгырып, кул болгап сәләмләп үтәбез. Шунысы хак - чикнең аргы ягында Әфганстан…
Кем уйлаган,6-7ел үткәч шушы дус илдә мәшхәр кубар дип. Хәрби түрәләр «Интернациональ бурычны үтәү» дигән исем астында Әфганстанга беренчеләрдән булып, нәкъ менә бенекеләрне, мин хезмәт иткән Фирганә десантчыларын кертәләр. «Әйе шул, анда бит фронт линиясе булмады. Гаскәрләребезгә сугышчан плацдарм әзерләү бурычы десантчыларга йөкләнде, - дип искә ала Әфган сугышы ветераны, район хәрби комиссариаты хезмәткәре, запастагы майор Фәрит Галимов, - Аларга эләкте инде катысы… Югалтуларыбыз күп булды инде»…
Үткән кышта әфганчы ветеран, десантчы дустыбыз Биктәш авылы егете Илгиз Николаев та арабыздан китеп барды.
Десантчылар бәйрәмендә аны да искә алырбыз. Гаиләсендә улы Азатка кадерле әти, хәләл җефете Фәридәсенә ышанычлы ир булды Илгиз. Авылдашлары, туганнары да аны кешелеклелеге, ярдәмчел булуы белән искә алалар. Ут эчендә дә шундый булган ул.
Моннан 7ел элек Илгиз кебек рәхимсез Әфган афатендә алган рухи һәм физик травмалар белән җир куенына кергән авылдашым Мөнир Габдрахмановның сөйләгәне хәтердә: «Минем дә алар тирәсенә урнашуымны ишетеп, эзләп, сумка тулы күчтәнәчләр белән Илгиз яныма килде. Үзе миннән бер ел алда килгәнгә хәлемне аңлагандыр инде».
Әфганчы десантчылар бүген безнең арада яшәүчеләр дә зур хөрмәткә лаек. Дәхшәтле үлем эченнән исән кайтып, әле бәйрәмебездә катнашучы, үзләрен районыбызның абруйлы шәхесләре итеп таныткан Фәрит Шәрифуллин, Фәрит Әхкәмов, Фидаил Садыйков, Рафис Дәминов, Газинур Зиннәтуллин, Фаил Шәфигуллин һәм башкалар, районыбызны күрке булып, туган ягыбызны матур эшләре белән сөендереп яшиләр…
Һәм менә бүген һава десанты гаскәрләре көненә дә матур эшләр куанычлы мәшәкатьләр белән киләләр. Гаскәрдәш дусларымның барысын да бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә сабырлык, барча райондашларыма гаилә бәхете, сәләмәтлек һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250